Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә "Полицейский Степа абый" бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр

Балалар искиткеч уенчыклар ясадылар

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлегендә «Полицейский Степа абый» балалар иҗаты конкурсының региональ этабына йомгак ясалды. Региональ этапның жюри хөкеменә 80 эш сайлап алынды, аларны 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге катнашучылар башкарды. Жюри әгъзаларына иң яхшыларның яхшыларын сайлап алу буенча катлаулы эш башкарырга туры килде, чөнки барлык эшләнмәләр дә чын талантлар тарафыннан ясалган.

Балалар искиткеч уенчыклар иҗат иткән: кәгазь, картон, тозлы камыр, балчыктан һәм пластилиннан, шулай ук аппликацияләр һәм рәсемнәр ясаган. Үз иҗатларында балалар кул бәйләменнән, папье-маше, декупаж, модульле оригами һәм арт формаларына кадәр төрле техника кулланганнар.

Министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре кергән эшче төркем тарафыннан аеруча матур һәм креатив эшләнгән өч иң яхшы эш билгеләнде:

1. "Степа абый постта" исемле Бөгелмә шәһәреннән ПАВЛОВА Викториянең пластилинннан ясалган эшләнмәсе. Әлеге эшләнмә интерьерны бизәү өчен статуэтка буларак кулланыла ала.

2. Актаныш районы Бүләк авылыннан Низамов Булатның «Полицейский Степа абый – балаларның дусты» пластилинография ысулы белән кул эше;

3. Красный Бор мәктәбеннән Пономарев Денисның пластилиннан "Степа абый постта" исемле кул эше. Ул Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ дипломы һәм сертификат белән бүләкләнде.

Шулай ук шушы көннәрдә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлегендә әлеге конкурста катнашкан Әгерҗе балалары бүләкләнде. Алмаз Мерзляков һәм Марк Малыгинга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында онлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев