Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә референдум узачак

Шәһәр Советының VIII сессиясендә көн тәртибенә 2017 елда "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә үзара салым җыюга кагылышлы референдум уздыру мәсьәләсе куелган иде. - Үзара салым җыюның нәтиҗәсе - сезнең күз алдында. Әлеге акчалар ярдәмендә ике ел эчендә Әгерҗедә күпме эшләр башкардык: ничәмә-ничә картайган агачларны кистек, зиратларда чистарту, төзекләндерү эшләре алып...

Шәһәр Советының VIII сессиясендә көн тәртибенә 2017 елда "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә үзара салым җыюга кагылышлы референдум уздыру мәсьәләсе куелган иде.

- Үзара салым җыюның нәтиҗәсе - сезнең күз алдында. Әлеге акчалар ярдәмендә ике ел эчендә Әгерҗедә күпме эшләр башкардык: ничәмә-ничә картайган агачларны кистек, зиратларда чистарту, төзекләндерү эшләре алып бардык, урамнарны яктырттык, тротуарларны тәртипкә китердек. Тик эшлиселәр дә бик күп әле. Шуңа референдумны 2017 елда да уздыру турындагы тәкъдимне хупларсыз дип ышанам, - дип мөрәҗәгать итте "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәчесе Илназ Сәфәров шәһәр Советы депутатларына. Депутатлар аның тәкъдимен бертавыштан хупладылар.

2017 елда да референдумда катнашырга хокукы белган һәр шәһәр кешесеннән үзара салым 200 сум күләмендә җыелачак. Ә Хөкүмәт аның һәр сумына дүрт сум өстәячәк. 80 яшьтән узган шәһәрдәшләребез, 1 һәм 2 группа инвалидлар, армия сафларында хезмәт итүчеләр, көндезге бүлектә укучы студентлар үзара салым акчасын тапшырудан азат ителә.

Җыелган акчаларны картайган агачларны кисүне, зиратларны тәртипкә китерүне, шәһәр эчендәге тротуарларны төзекләндерүне дәвам итүгә тоту планлаштырыла. Моңа өстәп, әлеге акчалар ярдәмендә шәһәр эчендәге күперләр ремонтланачак, Әгерҗе елгасы юлы тәртипкә китереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев