Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә социаль иминият фонды бүлекчәсе икенче урынга күчте

    Хөкүмәт яңа ел башыннан пенсионерларга нинди генә "бүләкләр" әзерләмәде?! Беренчесе, эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттырырга акча җитмәде. Икенчесе, 2016 елдан пенсиягә чыгып, хезмәт ветераны статусына ия булучыларга күп кенә ташламалар булмаячак. Һәм инвалидлар өчен тагын бер яңалык. Аларга үз проблемалары белән мөрәҗәгать итү өчен ишекләр алышынды. Дәүләт социаль ярдәменә мохтаҗ сугыш...

    Хөкүмәт яңа ел башыннан пенсионерларга нинди генә "бүләкләр" әзерләмәде?! Беренчесе, эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттырырга акча җитмәде. Икенчесе, 2016 елдан пенсиягә чыгып, хезмәт ветераны статусына ия булучыларга күп кенә ташламалар булмаячак. Һәм инвалидлар өчен тагын бер яңалык. Аларга үз проблемалары белән мөрәҗәгать итү өчен ишекләр алышынды.
    Дәүләт социаль ярдәменә мохтаҗ сугыш инвалидларын, сугышта катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, инвалидларны, бала-инвалидларны, Чернобыль авариясендә радиациягә дучар булганнарны социаль тернәкләндерү техник чаралары - коляскалар, кул таяклары, памперс, махсус матрас, махсус аяк киемнәре һәм башкалар, шулай ук санаторийларга юлламалар, дәвалану урынына бару-кайту өчен бушлай билет белән тәэмин итүне янәдән социаль иминият фонды бүлекчәсенә тапшырдылар. Исегезгә төшереп үтәбез, бу вазыйфа 2005-2011 елларда да әлеге фонд җилкәсендә иде. Аннан соң аны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тапшырдылар. Ниһаять, 1 январьдан яңадан кире социаль иминият фондына китереп тоттырдылар.
    Санаторийларга юлламалар, социаль тернәкләндерү чаралары белән инвалидлар чират нигезендә тәэмин ителә иде. Әлеге вазифаларның барысын да хәзер фондның Татарстан бүлекчәсе үзенә кабул итеп алды. Шул исәптән, татарстанлыларның юлламаларга һәм техник чараларга булган 70000 гаризасын да.
    - Инвалидларга моның өчен борчылырга, социаль иминият фонды бүлекчәләренә килеп торырга кирәкми, барлык документларыгыз да, чиратларыгыз да шул килеш саклана. Юлламалар, техник чаралар өчен яңа документлар җыясы юк, - ди социаль фонд бүлекчәсенең Әгерҗедәге баш белгече Светлана Ахунова.
    Бүген Әгерҗе районы социаль яклау бүлекчәсеннән 377 инвалидның санаторийларга юллама сорап язган гаризасы, 170 инвалидның техник чаралар буенча 383 гаризасы социаль иминият фонды бүлекчәсенә күчте.
    - Инвалидларны юлламалар һәм техник чаралар белән тәэмин итүдәге киеренкелекне бетерү өчен фонд, иң беренче чиратта, инвалидларны көн саен кирәкле чаралар - памперслар, кало-мочеприемниклар белән тәэмин итәргә планлаштыра. Күчү чорында бераз кыенлыклар булыр, әмма без бер генә инвалидны да читтә калдырмабыз, проблемаларын кулдан килгәнчә хәл итәргә тырышырбыз , - ди Светлана Ахунова.
    БЕЛЕШМӘ:
    Хөрмәтле инвалидлар! Санаториийларга юлламалар, тернәкләндерү чаралары буенча сорауларыгыз булса,
    Адресыбыз: Әгерҗе, Гагарин урамы, 54 (2нче мәктәп янәшәсендә элекке "Бистро" кафесы бинасында).
    Телефон: 22942.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: