Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә "Созвездие-Йолдызлык-2021" фестивале узачак

Гариза юлларга кирәк

19 февральдә район мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык – 2021» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы узачак.

Фестивальдә аерым коллективлар да, эстрада жанрында чыгыш ясаучы 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге башкаручылар да катнаша ала.

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча уза:

- «Вокал-соло»;

- «Вокаль ансамбльләр»;

- «Хореография»;

- «Конферанс»;

- «Җырга иң яхшы музыка» композитор номинациясе;

- «Иң яхшы җыр тексты» шигъри номинациясе;

- «Иң яхшы видеоклип» номинациясе.

Фестивальдә катнашырга теләк белдергән коллективлар яки башкаручылар билгеләнгән үрнәктәге гаризаларны 18 февральгә кадәр omp_agryz@mail.ru электрон адресына юллый ала.

Тулырак мәгълүматны Яшьләр үзәгеннән алырга мөмкин.

5+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев