Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

    Бүген Әгерҗенең Җиңү скверында шәһәр мәктәбе укучылары катнашында сугышчы-интернационалистларны искә алуга багышланган Батырлык дәресе узды. Район башлыгы Валерий Макаров, "Хәрби туганлык" оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов укучыларның тырышып укуларын, туган якның патриотлары булып үсүләрен теләделәр. Ә моңа үрнәк буларак, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев бүген армия сафларында хезмәт итүче Исәнбай...

    Бүген Әгерҗенең Җиңү скверында шәһәр мәктәбе укучылары катнашында сугышчы-интернационалистларны искә алуга багышланган Батырлык дәресе узды.

    Район башлыгы Валерий Макаров, "Хәрби туганлык" оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов укучыларның тырышып укуларын, туган якның патриотлары булып үсүләрен теләделәр. Ә моңа үрнәк буларак, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев бүген армия сафларында хезмәт итүче Исәнбай егете Әлмир Шәрәфиевка юлланган характеристиканы укыды.

    - Әлмир мәктәптә күпләргә үрнәк булды, спорт белән ныклап шөгыльләнде. Шуңа аңа хәрби бурычын үтәү дә авыр түгел, - диде баш комиссар.

    - Чара Мәңгелек ут янына һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: