Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә сукбай этләрне аулау эше бара

    Халыктан гаризалар кабул ителә

    Районда хуҗасыз этләрне аулау буенча тиешле барлык чаралар да үткәрелә. Бу хакта районның рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

    Аерым алганда, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты халыктан 2-42-42 номеры буенча мөрәҗәгатьләр алган саен, заявкалар формалаштырып, сукбай этләрне аулау эшен гамәлгә ашыручы подрядчы оешмага тапшыра.

    "Чираттагы тапкыр райондашларыбыздан үзләренең йорт хайваннарын бәйдә тотарга һәм аларны махсус җайланмалар гына кулланып, контрольдә тотып, әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудырмаган урыннарда гына йөртергә чыгаруларын сорыйбыз", - диелә район матбугат хезмәте хәбәрендә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: