Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә тимерьюлчыларны бәйрәмгә җыйдылар

Тыл ветераннары “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләренә, бөр төркем тимерьюлчылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар.

Район Мәдәният сараенда локомотив депосында эшләүче тимерьюлчылар һәм әлеге предприятиедә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар өчен бәйрәм концерты булды.

Аларны Горький тимер юлының Ижау территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Александр Лапшин, тимерьюлчыларның ветераннар советы рәисе Любовь Максимова, эксплуатацион локомотив депосы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алексей Владимиров котладылар. Сугыш вакытында тылда җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән хөрмәтле  ветераннар Иван Егоров, Виктор Жуков, Сания Гыйззәтуллина, Лидия Ереминага Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре, хезмәт ветераннарына Ижау территориаль идарәсе һәм профсоюзлар комитетларының Рәхмәт хатлары  тапшырылды.

Югары һөнәри осталык күрсәткәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен бер төркем хезмәткәрләр сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнделәр. Владимир Бабушкин “Локомотивта 500000 чакрым авариясез йөргән өчен”, Илдус Вәлитов “Иң яхшы остаз”, Марс Нурисламов, Эдуард Гарифуллин, Сергей Дериглазов, Максим Мокрошин, Рафаэль Ваһапов “Локомотивның иң яхшы машинисты” билгеләренә лаек булдылар.

Район Мәдәният сарае җырчылары һәм хореография коллективларының матур чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев