Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә төзекләндереләчәк урыннарны тавыш бирү юлы белән үзебез сайлыйбыз

“Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” Федераль программасы нигезендә алдагы елларда Әгерҗедә төзекләндереләчәк урыннарны тавыш бирү юлы белән халык үзе сайлый.

Тавыш бирү өчен иң элек Әгерҗе районы сайтына (http://agryz.tatarstan.ru/) керергә кирәк.

Андагы “Кире элемтә” (“Обратная связь”) бүлеген табыгыз. Аннан “Халыктан сораштыру”га (“Опрос населения”) керегез. “2019 елда җәмәгать территориясен сайлау буенча рейтинг тавыш бирү” бүлегенә кереп, үзегез өстенлек биргән территория өчен тавыш бирегез.

Федераль программага керү өчен төп шартларның берсе – муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халыкның кимендә тугыз процентының тавыш бирүе. Бүгенге көндә безнең районнан тавыш бирүчеләр саны – бер меңнән артты. Сезне актив рәвештә тавыш бирергә чакырабыз. Тавыш бирү 13 апрельгә кадәр дәвам итә. Әгерҗенең киләчәгенә битараф булмыйк, хөрмәтле райондашлар!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев