Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә уңышны 3 тапкырга арттыручы элиталы сортлы бәрәңге утыртырга планлаштыралар

    Әгерҗе авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2017 елда гектарыннан 250-300 центнер бәрәңге уңышы алырга планлаштыра. Моңа алар ашлама куллану һәм элиталы сортлы бәрәңге утырту хисабына ирешергә ниятли. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин хәбәр итте. "Хәзергә яхшы сортлы орлык белән тәэмин итү бара....

    Әгерҗе авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2017 елда гектарыннан 250-300 центнер бәрәңге уңышы алырга планлаштыра. Моңа алар ашлама куллану һәм элиталы сортлы бәрәңге утырту хисабына ирешергә ниятли.

    Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин хәбәр итте.

    "Хәзергә яхшы сортлы орлык белән тәэмин итү бара. Быел бәрәңгедән югары уңыш алырбыз дип исәплибез", - диде идарә җитәкчесе.

    Мәгълүм булганча, узган ел Әгерҗедә гектарыннан 117 центнер бәрәңге алынган иде.

    Татар-информ.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: