Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә - өй туе

Яңа ел алдыннан Әгерҗедә яңа фатирга күченгән Сергей һәм Марина ЕФИМОВларның шатлыклары эчләренә сыймый. "Шәһәр үзәгендә яңа фатирлы булу - бик зур бәхет. Бөтен илдә кризис дип чаң сукканда Татарстаныбызда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерүгә юнәлтелгән программаның тулы көченә эшләве нинди зур шатлык. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка мең рәхмәт!"...

Яңа ел алдыннан Әгерҗедә яңа фатирга күченгән Сергей һәм Марина ЕФИМОВларның шатлыклары эчләренә сыймый. "Шәһәр үзәгендә яңа фатирлы булу - бик зур бәхет. Бөтен илдә кризис дип чаң сукканда Татарстаныбызда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерүгә юнәлтелгән программаның тулы көченә эшләве нинди зур шатлык. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка мең рәхмәт!" - ди хуҗабикә Марина.
Бүген, 29 декабрьдә, Ометов урамында авария хәлендәге йортлар программасы буенча Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" төзүчеләре тиз арада сафка бастырган 24 фатирлы өч катлы йортны ачу тантанасы булды.
- Мин Әгерҗедә эшли башлаган елларда тузган баракларда яшәүчеләрне күреп, йөрәк әрни иде. Эх, боларны яңа фатирларга кайчан күчереп бетерербез икән дип хыяллана идем. Бу хыялларыбыз республика программасы нигезендә ел саен тормышка аша бара. Менә тагын тиздән өч йортны файдалануга тапшырачакбыз. Гомумән, Әгерҗедә 30нчы еллардагы баракларны җир өстеннән себереп атачагыбызга ышанам, - дип район башлыгы Валерий Макаров яңа фатирларга күченүчеләрне котлады.
Әлеге йортны тиз арада сафка бастыру өчен алны-ялны белми эшләгән төзүчеләр - баш инженер Рамил Ахунов, штукатур-маляр Анна Панфилова һәм баш бухгалтер Олеся Дресвянниковага Мактау грамоталары, төзүчеләр Гүзәл Васильева, Ришат Садыйков һәм Анатолий Петровка Рәхмәт хатлары тапшырды. "СтроГрад"ның директор урынбасары Марсель Ситдыйков яңа йортның өй буенча җаваплы вәкиле Марина Ефимовага символик ачкычны тапшырды.
- Быел гаилә коруыбызга 20 ел. Юбилей елында Лесопильная урамында иске йорттан яңа фатирга күченүебезгә ышанасы да килми хәтта. Анда 44 квадрат метрлы фатир булса, монда ике бүлмәле фатирыбыз - 66 квадрат метр. Төзүчеләргә рәхмәт, фатирдагы эчке эшләрне без теләгәнчә матур, сыйфатлы итеп башкардылар, - ди Марина Ефимова.
Дөрестән дә, зал да, йокы һәм аш бүлмәләре дә зур, иркен, ике контурлы газ казаны булу да бик уңайлы.
- Миңа мәктәп тә якын. Каршыбызда гына яңа парк. Фатирыбызның миңа ничек ошаганын әйтергә сүзләр табалмыйм, - ди шатлыктан елмаеп кына торучы 3нче мәктәптә укучы Валерия.
Ә ике яшьлек Миша, Валерий Макаров алып килгән Яңа ел күчтәнәчен кочаклап, бүлмәдән бүлмәгә йөгереп йөри.
Яңа ел алдыннан Әгерҗедә өй туйлары уздыручы барлык гаиләләргә "Кыш бабай яңа фатирларыгызга иминлек, бәхет алып килсен", дибез.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев