Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә яңа парк булачак

"Иң мөһиме, парклар һәм скверлар халыкны үзенә тартып торсын, балалар, оныклар белән рәхәтләнеп ял итү урыны булсын", - диде Татарстанның төп лидеры Рөстәм Миңнеханов. Быел Әгерҗедә шәһәребезнең олысы-кечесе, кунаклар рәхәтләнеп ял итәрдәй әнә шундый парк сафка басачак. Рөстәм Миңнеханов тирә-ягыбызны төзекләндерү һәм яшелләндерү максатыннан 2015 елны Парклар һәм скверлар елы...

"Иң мөһиме, парклар һәм скверлар халыкны үзенә тартып торсын, балалар, оныклар белән рәхәтләнеп ял итү урыны булсын", - диде Татарстанның төп лидеры Рөстәм Миңнеханов. Быел Әгерҗедә шәһәребезнең олысы-кечесе, кунаклар рәхәтләнеп ял итәрдәй әнә шундый парк сафка басачак.
Рөстәм Миңнеханов тирә-ягыбызны төзекләндерү һәм яшелләндерү максатыннан 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итте. Республикабыздагы булган паркларны төзекләндерү, яңаларын төзү өчен казнадан бер миллиард акча бүленде. Әгерҗе районына яңа парк төзү өчен 9 миллион 442 мең сум акча бирелде.
Бик еш кына халыктан балалар, оныклар, дуслар, кунаклар белән рәхәтләнеп ял итеп, гәпләшеп утыру өчен матур ял паркы юк безнең Әгерҗедә дигән зарны ишетергә туры килә. Хаклык бар бу сүзләрдә, әлбәттә. Дөрес, район башлыгы Валерий Макаров инициативасы белән нарат урманы эчендә төзелгән "Орешник" ял паркы шул тирәдә яшәүчеләр өчен бик уңайлы. Ә менә шәһәр үзәгендә яшәүчеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә, яшь балалы әниләргә, дәү әниләргә анда кадәр бару авыррак. Шәһәр үзәгендә бигрәк тә җәйләрен рәхәтләнеп ял итү өчен заманча парк күптән кирәк иде инде. Менә быел Әгерҗегә шундый бәхет елмайды. Район җитәкчелеге әлеге паркны Гоголь урамындагы сәнгать мәктәбе белән янәшәдәге буш мәйданда төзергә дигән карарга килде. Яңа паркның урыны бик уңышлы сайланган диярсез сез дә. Чөнки бу тирәдә соңгы елларда дистәләгән яңа йортлар калкып чыкты һәм торак төзелеше киләчәктә дә дәвам итәчәк.
- Парк 0,75 гектар мәйданны биләячәк. Аның проекты әзер инде. Төзелеш эшләре белән Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "МирСтрой" предприятиесе төзүчеләре шөгыльләнәчәк. Паркны шәһәребезнең иң матур ял урыны итү өчен барысын да эшләячәкбез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов.
Паркта уңайлы эскәмияләр, балаларга атынгычлар булачак, кичләрен зур матур фонарьлар яктыртып торачак. Парк буйлап брусчатка түшәлгән юллардан йөриячәкбез. Зәңгәр чыршы, нарат, туя, миләш агачлары, газон үләне, чәчәк клумбалары тирә-юньне бизәп торыр. Парк бизәкле тимер койма белән әйләндереп алыначак.
БЕРГӘЛӘП ИСЕМ УЙЛЫЙК
30 август - Республика көненә ачарга планлаштырылган паркның ниндирәк булачагын бераз гына булса да күз алдына китереп сөенеп куйдыгызмы, хөрмәтле әгерҗелеләр? Теге җырдагыча "Алла бирсә, Ходай кушса, барысы да әйбәт булыр". Ә хәзергә, әйдәгез, Әгерҗедә булачак яңа паркка бергәләп исем уйлый торыйк әле. Нинди тәкъдимнәрегез бар, шалтыратыгыз: тел. 22962 яки "Әгерҗе хәбәрләре" сайтына языгыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев