Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә - янә юл фаҗигасе

31 октябрьдә Бима һәм Байтуган авыллары арасында юл-транспорт һәлакәте булды. Аның нәтиҗәсендә Бимада гомер кичергән 38 һәм 39 яшьлек ир белән хатын һәлак булды. Лада-Гранта автомобиле шоферы куркынычсыз тизлекне сайлый алмыйча, борылышта машина белән идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә җиңел автомобиль әйләнә. Куркынычсызлык каешларын бәйләмәгән шофер һәм...

31 октябрьдә Бима һәм Байтуган авыллары арасында юл-транспорт һәлакәте булды. Аның нәтиҗәсендә Бимада гомер кичергән 38 һәм 39 яшьлек ир белән хатын һәлак булды.
 
Лада-Гранта автомобиле шоферы куркынычсыз тизлекне сайлый алмыйча, борылышта машина белән идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә җиңел автомобиль әйләнә. Куркынычсызлык каешларын бәйләмәгән шофер һәм пассажир машинадан очып чыгалар һәм һәлак булалар. Аларның махсус җайланмага утыртылган ике яшьлек сабыйлары исән кала. Аны Чаллыга хастаханәгә алып китәләр. Сабыйның сәламәтлегенә куркыныч янамый, диләр табиблар. Өйдә аның ике бертуганы калган була. Шулай итеп, өч бала тома ятим кала.
- Әгәр әти-әниләре куркынычсызлык каешларын каптырган булсалар, исән калырлар иде. Чөнки машинага артык зыян килмгән. Ни кызганыч, каеш каптыруның кеше гомерен саклап калуда нинди зур роль уйнавын менә шундый коточкыч мисалларда аңлатырга туры килә. Яшерен-батырын түгел: күпләр куркынычсызлык каешын бәйләүгә җитди карамыйлар. Әйтерсең лә ул "гаишник"ларга кирәк. Ә менә шул гади генә гамәл шоферның үзенең дә, якын кешесееңн дә гомерен саклап калган булыр иде бит, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов.
Белешмә.
Быел Әгерҗе районы юлларында 23 юл-транспорт һәлакәтендә 23 кешегә зыян килгән, 7 кеше һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев