Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә - янгын. Өч мәет бар.

    Кичә, 26 мартта, 19.24 сәгатьтә Әгерҗенең янгын сүндерү бүлекчәсенә Толстой урамында йорт януы хакында хәбәр килеп ирешә. Ике минуттан соң Толстой урамына беренче коткаручылар килеп тә җитә. Тиз арада янгын сүндерелә. Күршеләр сүзләре буенча, әлеге йорт ташландык хәлдә, электр һәм газдан аерылган була. Янгыннан соң 1962 елгы ир-ат һәм тагын...

    Кичә, 26 мартта, 19.24 сәгатьтә Әгерҗенең янгын сүндерү бүлекчәсенә Толстой урамында йорт януы хакында хәбәр килеп ирешә. Ике минуттан соң Толстой урамына беренче коткаручылар килеп тә җитә. Тиз арада янгын сүндерелә.

    Күршеләр сүзләре буенча, әлеге йорт ташландык хәлдә, электр һәм газдан аерылган була. Янгыннан соң 1962 елгы ир-ат һәм тагын җенесе, яше ачыкланмаган ике мәет табыла. Янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин дип фаразланыла.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: