Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә яшәүче Дәү әни оныкларын татарчага өйрәтә

    “Үзенең оныгын татар итеп калдырган кешене генә мин чын татар дип саныйм. Бүген гаиләдә балалары, оныклары белән урысча сөйләшүчеләр берзаман уйланачак әле. Тик ул чагында соң булыр – бала урыслашкан, гаилә коргач үз сабыена татар телен өйрәтә алмаячак, баласының теле “мама”, “папа”, “бабуля”, “дедуля” дип ачылачак.  Бу – татар гаиләсе өчен иң куркынычы...”

    “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровның телевидениедәге тапшыруда әйткән бу җан авазы хәтергә аеруча уелып калды. Һәр татарны уйландырырлык һәм урыслашып баручы татар гаиләсен “йокысыннан уятырлык” сүзләр бу. Чөнки бала белән балалар бакчасыннан, мәктәптән кайткач тормыш-көнкүрештә үз телебездә аралашу, бергәләп татар китаплары уку, татар тапшырулары карау әниләр, әбиләрнең бурычы икәнлеге онытылып бара торган заманда яшибез. Мәктәптә татар теле укытучысы 45 минут эчендә туган телгә мәхәббәт уяту өчен никадәр генә тырышса да, гаиләдә татар мохите булмаса, хәтта намаздагы 70-80 яшьлек әбисе дә оныгы белән телен ватып урысча сөйләшсә баланың телсез калачагы көн кебек ачык. “Татар теле белән кая барасың хәзер?” дигән бик тә ялгыш фикер белән яшәүче яшь әти-әниләргә, тормыш һәм хезмәт тәҗрибәмнән чыгып болай дип әйтәсем килә. Ана телен белүдән зыян күргән кешене очратканыгыз бармы, йә? Ә менә туган телебезне белмәүдән зыялы милләттәшләребез белән аралашканда бик читен, хәтта оятка калган күпме урыслашкан татарларны очратканым бар, алар өчен кызарып утырган чаклар да булды.

    Ана телебезгә төкереп карау кебек бу куркыныч чирдән ничек йолып калырга соң замана балаларын? Дәү әниләр, сезгә дәшәбез! Оныкларны чын татар баласы итеп тәрбияләүдә бүген сезнең ярдәм аеруча кирәк.

     

    ЧЫБЫКЛАП БУЛСА ДА ӨЙРӘТ

    Шәһәребездә 53 ел бергә яшәп, менә дигән дүрт бала үстергән Рафаэль абый һәм Хәнифә апа МӨСТӘХИМОВлар белән дә шул турыда әңгәмә корып утырганда ишектән үз телебездә матур итеп исәнләшеп, бер-бер артлы алты оныклары килеп керде. Нәни кызлар “әбием” дип дәү әни муенына сарылсалар, малайлар бабакай тирәсенә җыелды.

    – Олыгайган көндә иң зур байлыгыбыз менә шушы оныклар инде. Алар – безнең унике бөртек. Фермер улларыбыз Илшат белән Илнур, кызыбыз Әлфирә гаиләләре белән барыбыз да бер урамда бер йодрык булып яшибез. Алсуыбыз исә Исәнбайда кияүдә. Бергә җыелганда егермедән артып китәбез, – дип сөенә хуҗабикә.

    Мин исә оныкларны күзәтәм. Барысының да саф татар телендә аралашуларын күреп, шәһәр мохитендә үсүче сабыйлардан:

    – Сез гел шулай татарча сөйләшәсезме?  – дип сорамый кала алмадым.

    – Әбием безгә урысча сөйләшергә рөхсәт итми. Берәребез урысча дәшсә, ишетмәмешкә салыша йә “бездә урыслар юк“ дип ишеккә күрсәтә, – диде оныкларның берсе.

    – Мин бит татар малае, үз телемдә сөйләшү дә, татар теле дәресләре, гимназиядәге татар бәйрәмнәре дә ошый миңа, – дип кушылды бишенчедә укучы Илназ.

    – Ничек инде татар булып, оныклар белән урысча сөйләшеп утырасың ди? Әби-бабай шәһәрдәге оныгын чыбыклап булса да үз телебездә матур итеп сөйләшергә өйрәтергә тиеш. Үскәч, үзләре үк рәхмәт әйтәчәк. Оныклар дәрестән соң күбрәк бездә һәм Рәзилә кодагыебыз тәрбиясендә. Мин үзем мораль укып түгел, үз үрнәгебездә эш белән тәрбияләү яклы. Киленнәрем Люция дә, Оксана да, мин дә кызларны йорт эшләренә өйрәтәбез. Ә малайлар әтиләре, бабалары  белән басуда, фермада мәш киләләр, хоккейга, бассейнга йөриләр.  Илназыбыз дүртенчедә укыганда ук трактор йөртергә дә өйрәнде. Җәй буе басудан кайтып керми, – ди Хәнифә апа.

    Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Илназның әтисе – шәһәр малае Илшат та балачакта җәйге каникулларда тугыз яшьтән үк Исәнбайда комбайнчы ярдәмчесе булып  эшләгән бит.

    – Җәйләрен авылда татарча сөйләшеп,  әби тәрбиясендә эшкә өйрәнеп үсүебез зур бәхет иде безнең өчен. Балаларыбызның да әби-бабай канаты астында үсүләренә бик шат. Шуңа алар татарчаны да, урысчасын да яхшы беләләр, укуда да сынатмыйлар,– ди Илшат.

    – Ә син безнең удмурт киленебез Оксаның саф татарча, бер урыс сүзе кыстырмый матур итеп сөйләшүен белсәң иде... Шәһәрдә бер кәлимә татарча белмәгән татар кызларына чын үрнәк ул. Телевизордан татар тапшыруларын гына карый, татар гәҗит-журналлары укый, татар концертларына йөри, татарча җырлый, Коръән ашлары уздыра, – ди каенанасы сөенеп.

    Татар гаиләсенә килен булып төшкән Оксананың иренең телен, динен шулай хөрмәтләп яшәвенә, балалары Ислам, Мәликә, Мәрьямгә чын мөселман исемнәре кушуына сокланмый мөмкин түгел.

    – Унике оныгын да татар җанлы итеп тәрбияләүдә әти-әниебезнең роле ифрат зур. Яшьләр әдәби китапны кулга да алмаган заманда Казандагы  улыбыз Ринатның татар китапларын “егылып” укуы – әбисе тәрбиясе ул, – ди Әлфирә әнисенә рәхмәтен белдереп.

    Хәзер дә әби белән бабай йортында оныклар өчен татарча балалар китаплары шактый. 

    – Татар балалары өчен “Шаян-ТВ” каналы эшли башлавына да бик сөендем. Бер карау белән оныкларым татарча тапшыруларга ябырылдылар дип әйтә алмыйм әлегә. Алар бит телләре ачылганчы ук “Карусель” каналын карап үсүче буын. Әмма барыбер бу татар каналы тапшыруларын яратып карауларына ирешергә тырышачакмын, – ди дәү әниләре.

    Менә шулай чын татар гаиләсендә әби-бабай тәрбиясе алып үсүче бу оныклар бик бәхетле бүген. Мөстәхимовлар нәселендә милләтебезнең киләчәге чын татар егет-кызлары үсә һәм ул дәвамлы булыр, шөкер.

    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: