Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче оста подъездларны рәсемнәр белән бизи

Әгерҗедә яшәүче Ринат Шиһабетдинов үзе яши торган күпфатирлы йортның подъездларын төрле рәсемнәр белән бизи. Яктылык, матурлык тәрбияләүнең бер үрнәге дип кабул иттем мин аның бу гамәлен. Якты төсләр белән ясалган рәсемнәрне күргәч, күңел күтәрелә, үзең дә ниндидер матур эшләргә омтыласың. Хәтта электр хисаплагыч тартмаларының ишекләрен дә чәчәкләр белән ямьләндергән ул.

– Без башта Ленин урамында үз йортыбыз белән яшәдек. Анда бизәкләп тәрәз кәрнизләре ясый идем. Фатирга күчкәч, андый мөмкинлек юк, әмма ниндидер матурлык эшлисе килә, тик утырасы килми. Бер ел чамасы инде диварларга рәсемнәр ясый башлаганга. Яшәгән җирне матурлыйсы килә бит инде. Интернеттан карап өйрәндем, – ди ул.

Ринат абый тимер юлда эшләп лаеклы ялга чыккан.

– Башта урам як ишекләрне бизәдем. Аннан соң үзебез подъездга. Шуннан китте инде, башкаларны да матурладым. Безнең күп фатирлы йортта сигез подъезд, барысына да рәсемнәр ясап чыктым. Әле планнар күп, вакыт кына җиткереп булмый.

 

Рәсемнәр илһам килүгә карап ясала. Бер атна буе уйлап йөрим башта. Кайчакта бер көндә дә эшләнеп бетә, өч-дүрт көнгә сузылган чаклары да бар. Бөтен диварны каплап торганнары да, кечкенә форматтагыларын да ясыйм. Башта диварга караламасын эшлим, аннан буйыйм. Колердагы буягычларны кулланам, алар уңайлы. Күңелемә нинди рәсем, бизәк ошый, шуны төшереп алырга тырышам. Хатыным бик матур рәсемле урын җәймәсе алып кайткан. Аны да тизрәк фотога төшереп алдым. Пыяла, таш, металлга бизәкләп язу (гравировка) белән дә мавыгам, – дип сөйли оста.

Хезмәтләре белән социаль челтәрдә дә уртаклаша пенсионер. Бик күп лайклар җыя. Подъездга ясалган рәсемнәре арасында диңгез, урман сулышын тоясың. Шулай ук, “Ну, погоди”ның бүресен, “Винни пух”, “Малыш һәм Карлсон” мульфильм геройларын да очратасың. Горур таулар, тугай буендагы кошлар, кыяларда очкан бөркетләр дә Ринат абыйның күңел күзләре аша җанланып, диварга төшерелгән.

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

Фото: Зәмирә Сәмигуллина

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/k-p-fatirly-yort-divarlaryn-biz-che-osta-nindider-maturlyk-eshlise-kil-/

 

“Интертат ру“дан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев