Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче сугыш ветераны Нури Мистахов маршал Жуков белән таныш була

Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Нури ага МИСТАХОВ 90 яшьлек юбилеен каршы алган көннәрдә сөенеч белән бергә дулкынлану хисләре дә кичерүен яшерми. - Олуг юбилеем көнендә иртән йокыдан уяндым да уйга калдым: бу кадәр озын гомер юлы узармын дип гомергә башыма да килгәне булмады. Яшьтиләрнең күбесе сугыш кырларында башларын...

Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Нури ага МИСТАХОВ 90 яшьлек юбилеен каршы алган көннәрдә сөенеч белән бергә дулкынлану хисләре дә кичерүен яшерми.

- Олуг юбилеем көнендә иртән йокыдан уяндым да уйга калдым: бу кадәр озын гомер юлы узармын дип гомергә башыма да килгәне булмады. Яшьтиләрнең күбесе сугыш кырларында башларын салдылар, машинист булып эшләгән хезмәттәшләремнең дә байтагы мәрхүм инде. Җәмәгатем Евгения Матвеевнаны югалтканга да 30 елга якын вакыт узган. Ә мин менә туксанда да үз-үземне йөртә алуыма сөенәм, - ди Нури ага.

Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көннәрдә Нури агага Казанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан юбилей медале алу бәхете дә насыйп булды. Курск дугасында, Белоруссия, Украина фронтларында элемтәче булып җиңүне якынайтуга өлеш керткән Нури аганың яшь буынга сугыш афәтләре турында сөйләр сүзләре бик күп.

- Ике тапкыр яраландым сугышта. Берсендә пуля җилкәмә эләкте, икенчесендә бер кулыма гына да 11 мина ярчыгы тиде. Уч төбемә операция ясадылар, - ди ул.

Сугышка алынганда 17 яшьлек кенә булган Нури сугышның нинди куркыныч афәт булуын күз алдына да китермәгәндер. Әмма үлемнән курыкмадым, ди ул.

- Яу кырында берәү дә үлем турында уйламый. Задание бирәләр икән, син аны үтәргә тиеш. Кеше гомере секундлар белән исәпләнә. Алдан бернинди план кору да юк, сугышта хыялларга бирелү турында сүз дә булу мөмкин түгел, - ди Нури ага.

Ул фронтта офицерларның да, солдатларның да бер гаилә булып, бер-берсенә терәк, бер-берсен якларга әзер булып яшәүләрен дә искә алды.

- Офицерлар белән бергә кар өстендә йокладык, бер савыттан ашадык. Без - 18-20 яшьлек егетләр туган илебез азатлыгы өчен үз-үзебезне аямый көрәштек дип горурланып әйтә алам, - ди ул.

Нури абый яу кырында башларын салган дусларын әле хәзер дә искә ала.

- Шулай берсендә атулар тынган вакытта дүртәүләп тыныч кына сөйләшеп бара идек, немец пулясы батальон командирының эченә тиде. "Мине атып үтерегез, авыртуга чыдап булмый", дип өзгәләнде инде командир. Гомерен саклап калалмадык, 20 минуттан ул җан бирде. Иң авыры - менә шундый мизгелләрдә бер-береңә булыша алмау иде, - ди ул.

Нури абыйга фронтта маршал Жуков белән дә танышырга, хәтта аның фатирында булырга туры килә. Ул үзе дә Жуков медаленә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Бөек Җиңүне Австриядә каршы ала.

Башкортостанның Яңавыл районы егетенең сугыштан соңгы гомер юлы Әгерҗе белән бәйле.

- Туган якка миңа 1948 елда гына кайтырга туры килде. Шуннан соңгы 34 елымны тимер юлга багышладым, тепловозда эшләдем, - ди Нури ага.

Әнә шулай, эшендә дә хөрмәт яулап лаеклы ялга чыга ул. Хатыны Евгения белән өч балага гомер бүләк итәләр. Хәзер алар төрлесе-төрле якта, барысы да лаеклы ялда инде. Нури абыйның оныкларының балалары бар хәзер. Әнә, олуг юбилеенда өй тулы кунак ветеранның.

- Без әтигә охшарга тырышып үстек. Ул - безнең өчен яшәү үрнәге. Кырысрак булса да, бала җанлы ул. Барыбызга да белем алырга ярдәм итте, һәрвакыт төпле киңәшен әйтте, - ди улы Сергей.

Бу көнне котлау-тәбрикләүләрне бик күп кабул итте юбиляр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев аңа Россия Президенты, район башлыгы котлауларын җиткерде. Дуслары, танышлары телефоннан да котладылар.

- Хәзер яз җитүен түземсезлек белән көтәм. Яз җиткәч, табигать белән бергә күңелләр дә яшәреп киткәндәй була. Язын мине яраткан бакчам көтә. Көн саен анда җәяү барып күңелемә рәхәтлек алып кайтам, - ди Нури ага.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев