Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранына – 90 яшь

    Атнагул авылында туып үскән, бүген Әгерҗедә гомер кичерүче Миңнур апа Әхмәтҗанованы район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады.

    • Чынлыкта, минем туган көнем апрель аенда булырга тиеш. Әни һәрвакыт “син су ташыганда тудың, кызым” дия торган иде. Шуңа мине якыннарым 15 апрельдә котлый, – ди Миңнур апа.

    Туган авылыннан 18 яшендә Магнитогорскига чыгып китә ул. Аннан язмышы кайларда гына йөртми: Пермь өлкәсендә, Ижауда, Кемеровода, Воткинскида яши. Кемеровода шахтада да эшләргә туры килә. Украинада яшәгәндә аш-су остасы һөнәрен үзләштерә. Соңыннан бу һөнәре буенча озак еллар хезмәт куя ул. Әгерҗегә кайтып төпләнгәннәренә 10 елдан артык инде.  Бүген кызы Тәскирә белән бергә гомер кичерәләр.

    • Хәзерге тормышымнан канәгать мин. Фатирыбыз якты, җылы. Ни теләсәң, шуны сатып алырга була. Илебез тыныч, – дип шөкер итә Миңнур апа.
    • Әти сугышка кадәр үлде. Бер абыем сугыш кырыннан кайтмады. Сугыш башланганда энем җиде айлык кына, ә әнием урын өстендә иде.Миңа, 11 яшьлек кызга, тормыш арбасына җигелү җиңел булмады. Авыр хезмәт, ачлык – болар барысы да үзәккә үтте. Әле ярый, ачка үлүдән бәрәңге коткарып калды, – дип күз яшьләре аша балачак хатирәләрен яңартып алды ул.

    Азат Вәлиев тыл һәм хезмәт ветеранын олуг гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президентының открыткасын, район җитәкчесе исеменнән  бүләкләр һәм котлау открыткасы тапшырды. Алга таба да исән-имин булып, саулыкта яшәвен теләде.   

      

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: