Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗедә яшәүчеләрнең балаларга карата булган җинаятьләр турындагы шикаятьләрен тыңлаячаклар

Кабул итү 15 февральдә узачак

Тикшерү комитеты җитәкчесе Әгерҗедә яшәүчеләрнең балаларга карата булган җинаятьләр турындагы шикаятьләрен тыңлый. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

15 февральдә көндезге сәгать икедә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский Әгерҗе халкы өчен шәхси кабул итү үткәрә. Ул видеоэлемтә режимында узачак.

Теләүчеләр балигъ булмаганнарга карата җинаятьләр турында сораулары белән мөрәҗәгать итә ала.

Кабул итү турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 221-74-14 телефоны аша алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев