Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә җыеннар ноябрьдә уза

Шәһәр халкы игътибарына

«Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгының 2020 елның 29 октябрендәге 7 санлы карары белән 2021 елдагы үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыены билгеләнде.

Карар Әгерҗе районының http://agryz.tatarstan.ru рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында урнаштырылган.

Әгерҗедә 2021 елга үзара салым суммасы 300 сум тәшкил итә. Халыктан җыелган акчаны  урам утларын яктырту, кеше тормышына куркыныч тудыручы агачларны кисү, зиратларны тәртиптә тоту, тротуарлар салу, шәһәрне яшелләндерү, ял итү урыннарын төзекләндерү, Әгерҗе елгасы ярларын чистарту кебек мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү күздә тотыла. 

Җыен үткәрүнең төгәл көне һәм вакыты турында мәгълүмат Әгерҗе халкына өстәмә рәвештә җиткереләчәк.

Лилия ШӘРИПОВА, 
“Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты баш белгече. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев