Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә үзара салым акчасы ничек тотыла

    Әгерҗе шәһәрендә халыктан җыелган үзара салымга һәм бу суммага өстәп республикадан бирелгән акчага нинди эшләр башкарылды һәм тагын ниләр көтелә? Бу сорау шәһәрдәшләребезне дә кызыксындырра. Бу турыда сөйләвен үтенеп, без шәһәр башкарма коитеты җитәкчесе Илназ СӘФӘРОВка мөрәҗәгать иттек. - Илназ Сәүбәнович, иң элек үзара салым акчасынын нинди эшләргә тотылачагын искә...

    Әгерҗе шәһәрендә халыктан җыелган үзара салымга һәм бу суммага өстәп республикадан бирелгән акчага нинди эшләр башкарылды һәм тагын ниләр көтелә? Бу сорау шәһәрдәшләребезне дә кызыксындырра. Бу турыда сөйләвен үтенеп, без шәһәр башкарма коитеты җитәкчесе Илназ СӘФӘРОВка мөрәҗәгать иттек.
    - Илназ Сәүбәнович, иң элек үзара салым акчасынын нинди эшләргә тотылачагын искә төшереп үтик әле.
    - Үзара салым үткәрү буенча референдум уздырганда ук халыктан җыелган акчага нинди эшләр башкарылачагы турында ачыктан-ачык әйтелгән иде. Болар - шәһәрдәге татар һәм христиан зиратларын төзекләндерү, шәһәр урамнарына яктырткычлар сатып алып, аларны кую һәм бик күпләрне борчыган иске, зур агачларны кисү. Һәр эш төре буенча, халык үтенечен, гаризаларын да искә алып, план төзелде. Ягъни кайсы урамда нинди агачлар киселәчәк, кайсы урамнарга яктырткычлар куелачагы алдан билгеләнде. Халыктан җыелган һәм республикадан килгән акчага эш башкару өчен аукционнар үткәрелә. Кыскасы, үзара салым акчасының һәр тиене фәкать шушы эшләр өчен генә тотылачак һәм алар ныклы контрольдә булачак.
    - Әйдәгез, һәр эш төре буенча ниләр эшләнүен дә ачып бирик инде шәһәрдәшләребезгә.
    - Иң элек агач кисүдән башлыйк әле. Берничә ел инде әле теге, әле бу урамнан зур, карт агачларның куркыныч янавы турында халыктан гаризалар керә тора. Менә быел гына да барлыгы 150 шундый агачны кисү буенча үтенеч бар иде. Шуларның 57сен быел кисү планлаштырылган. Пушкин, Маяковский урамнарында 14 агас киселде инде. Бу урамнарда һәм Такташ, Нариман урамнарында шактый күп агачларны киселәчәк. Гомумән үзара салым акчасыннан агачлар кисү өчен бер миллион сум каралган. Бер агачны кисү уртача 14-15 мең сумга төшә. Хәзер дә халыктан теге яки бу агачны кисүне үтенеп гаризалар керә. Әмма без берничек тә аларны быел кисә алмыйбыз. Бу эш алдагы еллар планына кертеләчәк.
    - Зиратларда нинди эшләр башкарылачак?
    Христиан зиратында юлларны төзекләндерү һәм каравыл йортын ремонтлау өчен 700 мең сум карлаган иде. Анда юлларга вакташ түшәлде инде. Ә татар зиратында 110 метр озынлыкта койма тоту өчен 908 мең, каравылчы йортына янкорма төзү өчен 341 мең сум каралды.
    - Халык акчасына урамнарыбыз да яктырыр дип өметләнәбез.
    - Шәһәребезнең үзәк Карл Маркс һәм Гагарин урамнарында яктырткычларны яхшыракка алыштыру өчен 1 миллион 500 мең сум каралган. Барлыгы 45 ваттлы - 75, 75 ваттлы 100 данә яктырткыч куелачак. Әлеге яктырткычларны алыштыргач, искерәк лампочкалрны шәһәребездәге башка урамнарга лампочкалар булмаган баганаларга урнаштырачакбыз.
    - Әйе, халыкның үз акчасына әнә нинди зур эшләр башкарыла һәм тагын да зурраклары көтелә. Бу инде үзара салым җыюның нинди файдалы һәм кирәкле гамәл икәнен раслап тора. Димәк, үзара салым җыюны Әгерҗе шәһәрендә дә ел саен тормышка ашырырга кирәк дигән сүз бу. Өстәвенә, хөкүмәт халыктан җыелган һәр сум өчен 4 сум өстәп торганда...
    Рәмзия Зарипова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: