Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә зур спорт бәйрәме гөрләде

Ике күршедәш район зур чара уздырды

Бу ялларда Әгерҗе шәһәренең "Орешник" паркында чаңгы ярышлары буенча беренче регионара ярышларның 2 этабы узды. Искәртеп узабыз, 1 этап 7 гыйнварда күршедәш Кече Пурга районының Орлово авылында үткән иде. Әгерҗе районы территориясендә беренче тапкыр уздырыла торган спорт бәйрәменең мәртәбәле кунаклары - ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең беренче вице-президенты Азат Мәҗитов һәм ике тапкыр Олимпия чемпионы Тамара Тихонова булды.

"Мин Әгерҗегә һәрвакыт шатланып киләм, чөнки монда спорт сөючеләр бик күп. Татарстан чаңгычыларының күпчелеге Россия җыелма командасы составына керә. Сездән дә яхшы нәтиҗәләр көтәбез. Моның өчен барлык шартлар да бар. Без сезнең белән горурланабыз һәм яңа казанышлар телибез”, - диде Азат Илгиз улы, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Тамара Ивановна да барлык спортчыларга уңышлар теләде.

“Бүгенге ярышлар - яңа башлангычларга старт ул. Сезнең ирешелгән уңышларыгыз артуын гына телим”, - диде легендар спортчы.

Чаңгы ярышларының иң якты йолдызчыклары булып Удмуртиядән өч яшьлек Марго һәм аның абыйсы Захар танылды. Аларга район башлыгы Азат Вәлиев истәлекле бүләкләр тапшырды. Ижаудан Анастасия һәм Дмитрий Кармановларның күп балалы гаиләсе "Спорт - тормыш нормасы" девизы белән яши икән. Гаилә башлыгы оборона предприятиесендә, хатыны SMM-өлкәдә эшләсә дә, дус гаилә озак еллар төрле спорт төрләре белән мавыга. Балаларында да спортка мәхәббәт тәрбияли.

Зур чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашып, Кармановлар киләчәктә дә Әгерҗе районында үткәреләчәк мондый ярышларда катнашырга тырышачакларын билгеләп үттеләр.

Спорт бәйрәменең иң якты мизгелләре "Әгерҗе хәбәрләре"нең социаль челтәрләрендә бар. Ярышларның ничек узуы һәм кемнәрнең җиңүе турында тулырак мәгълүматны газетаның киләсе чыгарылышында язачакбыз.

"Әгерҗе хәбәрләре"нә язылыгыз һәм шәһәрнең сату пунктларында да сорагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев