Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедәге 5 парны гаилә тормышының 5 еллыгы белән котладылар

Һәр гаилә парының үз тарихы бар

Яшьләр көнендә Әгерҗедә “агач туйларын” - никахлашуларының 5 еллыгын билгеләп үтүче яшь гаиләләр аерым игътибарга лаек булды. Аларны бәйрәм сәхнәсендә бүләкләделәр.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина әйтүенчә, беренче юбилейларын билгеләп үтүче биш парны хөрмәтләү районыбызда икенче ел рәттән уза һәм Яшьләр көнендә аларны тәбрикләү күркәм традициягә әверелеп бара.

Бу юлы Дюкиннар Марсель һәм Алсу, Әхмәтгәрәевлар Илфат һәм Айгөл, Вәлиевлар Фәрхәд һәм Гүзәл, Сутягиннар Марсель һәм Зилә, Лобановлар Дмитрий һәм Анастасия гаиләләрен тәбрик иттеләр.

Һәр гаилә парының үз тарихы, кайгылары һәм шатлыклары бар, әмма гаилә тормышының сере бер генә - ярату, хөрмәт итү һәм сабыр булу.

-Ныклы гаилә - кешенең таянычы һәм ярдәме, җәмгыятьнең мөһим әхлакый тоткасы, нык дәүләтнең нигезе. Алга таба да тормышыгыз сез хезмәт куйган һәм балаларыгызны тәрбичләгән Әгерҗе районы белән үрелеп барыр дип өметләнәбез, - диде Гөлнара Марсельевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев