Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедәге Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында сайлаучыларны җыр-биюләр белән каршы алдылар

Биредә 471нче һәм 473нче сайлау участоклары урнашкан

Бүген, 19 сентябрьдә, Бердәм сайлау көнендә Әгерҗедәге Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында үзешчән артистлар сайлаучылар өчен бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр. Ул быелгы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына да багышланды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Дилә Шәйхетдинова, Фәния Мөхәммәтшина, сәхнә ветераны Гөлшат Насыйкова, яшь җырчы кыз Сөмбел Шәйхетдинова, Мәхмүт Гыйләҗетдиновның гитарада уйнап үзе башкарган җырлары көчле алкышларга күмелде. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Су юлы“ ансамбленә йөрүчеләрнең төрле милләт биюләрен башкарулары, нәни биюче кыз Алинә Насыйкованың чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Туган ягыбызның матурлыгына дан җырлаучы шигырьләр дә яңгырады. Участокларга килгән сайлаучылар артистларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

471нче һәм 473нче сайлау участокларында көндезге сәгать 11гә барлык сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш биргән иде. Алдагы ике көндә комиссия әгъзалары 200дән артык өлкән буын һәм авыру сайлаучыларга барып, аларга өйдә сайлау мөмкинлеге тудырганнар.

– Заявкалар кабул итү көндезге сәгать 2гә кадәр дәвам итә, – диде 473нче сайлау участогы рәисе Равил Бадахшин.

Участокларда барлык санитар таләпләр үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев