Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедәге Мәңгелек ут янында бомжларны да еш күрергә була

    Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Илгиз Галиев шәһәребездәге Мәңгелек ут янында бала-чаганың гына түгел, бомжларның да теләсә нишләп йөрүләре турында борчылып сөйләде. Әйе, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәтеп, мәңгелеккә яу кырында ятып калган якташларыбыз хөрмәтенә кабызылган мәңгелек ут янында бала-чага ниләр генә кыланмый:...

    Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Илгиз Галиев шәһәребездәге Мәңгелек ут янында бала-чаганың гына түгел, бомжларның да теләсә нишләп йөрүләре турында борчылып сөйләде.
     
    Әйе, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәтеп, мәңгелеккә яу кырында ятып калган якташларыбыз хөрмәтенә кабызылган мәңгелек ут янында бала-чага ниләр генә кыланмый: утка теләсә ни ташлыйлар, төкеренәләр, юеш аяк киемнәрен киптерәләр, хәтта казылык йә ипи җылытып ашаганнарын да күргән бар. Өлкәннәр шул тирәдән узып киткәндә бу балаларга кисәтү ясасыннар иде дә бит. Юк шул, күбесе битараф кына узып китә.
    Комиссия рәисе, район башлыгы Валерий Макаров:
    - Без тарихи һәйкәлләргә балаларыбызда шундый мөнәсәбәт булуга һич тә юл куярга тиеш түгел. Бу батыр якташларыбызны, сугыш ветераннарын мәсхәрәләү бит. Һәр ата-ана баласына бу кадерле һәйкәлләр, Мәңгелек утның иң изге урын икәнен аңлатырга тиеш. Әгәр баласы бу изге урыннарда үзен тәртипсез тота икән, аның өчен ата-анасын җаваплылыкка тартырга кирәк, - диде.
    Өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтеп үтәм, гаиләдә патриотик темага ешрак әңгәмә корыгыз, Мәңгелек ут яныннан узып киткәндә балагызга бу урында фәкать тып-тын калып батырларны искә алырга, чәчәкләр куярга кирәклеген, Мәңгелек ут уен урыны түгеллеген ешрак кабатлап торыгыз. Балагыз бу изге урынны уен мәйданчыгына әйләндерә икән, сезгә җавап бирергә туры киләчәген исегездә тотыгыз.
    Любовь ИМАНОВА,
    коррупциягә каршы район башлыгы ярдәмчесе.
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: