Бу атнада Әгерҗедә ике янгын чыгу очрагы булды.
Көндезге 11 сәгать 30 минутта янгын сүндерү частена Островский урамы 54нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунчаны ут камап алган була. Мунчада төтенгә тончыккан 47 яшьлек йорт хуҗасы Вячеслав Мерзляковны күршесе коткарган. Аны ашыгыч төстә хастаханәгә озаталар. Кызганычка...
Бу атнада Әгерҗедә ике янгын чыгу очрагы булды.
Көндезге 11 сәгать 30 минутта янгын сүндерү частена Островский урамы 54нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунчаны ут камап алган була. Мунчада төтенгә тончыккан 47 яшьлек йорт хуҗасы Вячеслав Мерзляковны күршесе коткарган. Аны ашыгыч төстә хастаханәгә озаталар. Кызганычка каршы, тәненең 65 проценты пешкән, хәле авыр, диләр табиблар.
ххх
14 сәгать 20 минутта Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Толстой урамы 56нчы йорт януы турында шалтырату була.
Йортны да, аның хуҗалары ирле-хатынлы Гөлсинә-Марат Әхтәмовларның да гомерләрен саклап калалмыйлар. Хуҗалар икесе дә төтенгә тончыгып үләләр. Хәтта ут телләре күршеләрнең каралты-курасына да күчәргә өлгерә.
Быел районда 20 янгын чыгу очрагы булган. Шуларда өч кешенең гомере өзелгән. "Бурдан кала, уттан калмый", диләр. Сак булыгыз!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев