Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедәге “Яшьлек“ паркы тиздән сафка басачак

Тиздән Әгерҗенең иң матур урынында "Яшьлек" паркы ачылачак. Биредә бу көннәрдә кызу эш бара. 14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г.Тукай исемендәге китапханәне ачуда катнашы. Гомумән алганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алган Парклар һәм скверлар елы кысаларында республикада 143 парк һәм сквер...

Тиздән Әгерҗенең иң матур урынында "Яшьлек" паркы ачылачак. Биредә бу көннәрдә кызу эш бара.
14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г.Тукай исемендәге китапханәне ачуда катнашы. Гомумән алганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алган Парклар һәм скверлар елы кысаларында республикада 143 парк һәм сквер барлыкка киләчәк. Шуларның 75е - яңа, 68е - капиталь төзекләндерелгән ял урыннары.
Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлык проектлар буенча фикер алышулардан район халкы да читтә калмады. Безнең Әгерҗе районында яңа парк төзү турындагы яңалыкны халык бик шатланып кабул итте. Аңа исем уйлап табуда да райондашларыбыз актив катнашты. Күпчелек халыкның фикерен истә тотып, "Яшьлек" исеме сайлап алынды.
Әлеге паркның урыны да бик уңайлы. Янәшәдә генә - сәнгать һәм гомуми белем бирү мәктәпләре. Киләчәктә үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүгә парк зонасының уңай йогынтысы тими калмас.
Парктан ерак түгел - яңа микрорайон. Андагы йортларда яшьләр күп яши. Шунда ук ветераннарга бирелгән йортлар да бар. Димәк, әлеге парк яшь әниләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә яратып йөри торган урынына әйләнәчәк.
Биредә төзелеш эшләрен "Мир-Строй" ширкәте төзүчеләре алып бара. Бүгенге көнгә барлык коммуникация эшләре башкарылган: фонтан өчен су торбалары, электрүтгәргечләр уздырылган. 2500 квадрат метр брусчатка түшәлгән. Якын көннәрдә парк әйләнәсе буенча йөгерү юлына һәм баскетбол мәйданчыгына асфальт салыначак.
- Баскетбол һәт волейбол уеннары өчен кирәкле җиһаз әзер инде. Моннан тыш, 48 багана, фонарьлар, 24 эскәмия, 25 чүп савыты, койма сатып алдык. Газон үләне, агач һәм куак үсентеләренә заказ бирдек, - ди "Мир-Строй" директоры Али Ибраһимов. - Яңгырлар комачауламаса, объектны күптәннән тапшырган булыр идек тә бит, - дип тә өсти.
Чыннан да, быелгы яңгырлы җәй төзүчеләрнең планнарына бик еш "аяк чала". Тик алар төшенкелеккә бирелми. Ком, цементлары һәрчак әзер. Яңгыр туктауга, эшкә керешәләр.
Әйе, "Яшьлек" паркын һәркем яратып йөри торган урын итү өчен төзүчеләр тырышлыгын кызганмый. Әлеге матурлыкка кул сузучылар гына булмасын иде.
- Паркка видеокүзәтү системасы куелачак. Ул биредә тәртип булдыруга ярдәм итми калмас, - дип йомгаклый Али Ибраһимов.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев