Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән Айгөл Хәйретдинова исемнәрне “йомшак“ итеп яза белә

Без исемнәрне каләм, акбур белән язарга күнеккән. Ә менә Әгерҗедән Айгөл ХӘЙРЕТДИНОВА исемнәрне "йомшак итеп" тукымадан яза. Тукымадан мендәр-болыт, мендәр-ябалак, чәчәкләр һәм башка бик күп әйберләр тегә белә. "Бәби" итәкле алъяпкыч - Хезмәт дәресендә теккән беренче "бәби" итәкле алъяпычым - әле дә күз алдымда. 2нче мәктәптәге хезмәт укытучысы Надежда Лакеевага...

Без исемнәрне каләм, акбур белән язарга күнеккән. Ә менә Әгерҗедән Айгөл ХӘЙРЕТДИНОВА исемнәрне "йомшак итеп" тукымадан яза. Тукымадан мендәр-болыт, мендәр-ябалак, чәчәкләр һәм башка бик күп әйберләр тегә белә.

"Бәби" итәкле алъяпкыч

- Хезмәт дәресендә теккән беренче "бәби" итәкле алъяпычым - әле дә күз алдымда. 2нче мәктәптәге хезмәт укытучысы Надежда Лакеевага тегү серләренә өйрәткәне өчен мин әле дә рәхмәтле, - ди Айгөл.

Хәер, тегү осталыгы аңа якыннарыннан да күчкәндер. Чуашстанда яшәүче 80 яшьлек әбисе Минҗан әле дә тегәргә ярата, әнисе Минзифа да тегү-бәйләүгә бик оста икән.

- Моңа кадәр кул машинасы белән тектем, күптән түгел әти-әниләрем яңа электр тегү машинасы алып бирделәр. Бу шөгыль шундый тынычландыра, минем өчен эш түгел, ял кебек ул. Тегәргә утырсам, бөтен мәшәкатьләрем онытыла, - ди ул.

МӘСКӘҮДӘН ДӘ ЗАКАЗЛАР БАР

Башка мәшәкать дигәне - 1,5 яшьлек сөекле кызлары Раминаны карау, хатын-кызга йөкләнгән өйдәге башка мең төрле вазифадыр. Казанда музыка көллиятендә укыганда бераз онытылып торган шөгыленә сәбәпче дә - нәни Раминаның дөньяга килүе бит.

- Башта Раминага мендәр тегеп карадым, аннан киемнәр, урын-җир әйберләре, уенчыклар тегә башладым. Бераздан "миңа да тегеп бир әле" дип дуслар, танышлар заказ бирә башладылар, - ди Айгөл.

Бүген Ижау, Казаннан, хәтта Мәскәүдән заказ бирүчеләр бар аңа. Минзәлә районыннан шалтыратучылар, Интернет аша элемтәгә чыгучылар да бик күп, ди.

- Нигездә, әти-әниләре балаларының исемнәрен тукымадан "язарга" заказ бирәләр. Соңгы вакытта күлмәк, башка бәйләвеч, "бомбон"-юрган, мендәрләргә сорау артты, - ди Айгөл. Бомбон юрган дигәне сырылган юрганга бик охшаган.

- Аны икенче төрле "зефир" юрган дип тә йөртәләр. Башта аерым шакмаклар тегәм, аларга холлофайбер тутырам. Аннан шул шакмакларны зурракларга җыям, аннан тагын берләштерәм. Кечкенә юрган тегү өчен бер атна вакыт кирәк, - ди Айгөл.

Ә менә хәрефләрне "йомшак" итеп язу өчен, башта алфавиттагы барлык хәрефләрнең өлгеләрен кәгазьдән ясаган. Тукымадан исемнәрне кискәндә шулардан файдалана.

- Сузык хәрефләрне тегүе авыр, аларның формалары катлаулы, тартыкларны - җиңелрәк, - ди.

Аннан һәр хәрефкә эчлек - холлофайбер тутыра. Тик эш моның белән генә дә бетми.

- Әйбер теккән вакытта заказ бирүче белән Интернет аша һәрчак элемтәдә торабыз: тукыманы бергәләп сайлыйбыз, хәрефләрне ничегрәк бизәү турында да фикер алышабыз, - ди ул.

Әти-әнинең үтенечен истә тотып, һәр исемгә бантик, чәчәк кебек бизәкләр дә өстәргә онытмый ул.

ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ ЯЛЫКТЫРМЫЙ

Кайчак шуның кадәр мавыгып китә, хәтта төннәрен йокларга ятарга да онытам, ди оста.

- Төнлә уянып китәм дә Айгөлнең һаман эшләп утыруын күреп, кызганып та куям. Кайчак Рамина белән аны без дә күзәтеп утырабыз, булышабыз, - дип кушыла ире Ленар.

- Рамина комачауламыймы соң? - дип сорыйм.

- Юк, киресенчә, кечкенә генә куллары белән тукымаларны миңа биреп тора, күзәтеп утырырга бик тә ярата. Яңа киемнәрне киеп карау бик ошый аңа, "модница" бит ул безнең, - диләр әти-әнисе яратып.

Бәйрәмнәр җитә башласа, заказлар аеруча күбәя, ди Айгөл. Әнә, 8 Мартка тукымадан лалә чәчәкләре, 23 февральгә ир-егетләргә үзенчәлекле мендәрләр, 14 февральгә "йөрәкләр" теккән. Хәзер җәйге күлмәкләргә сорау зур.

Тукыма алыр өчен Ижауга махсус баралар. Аның коллекциясендә тукымаларның ниндиләре генә юк?! Ул аларның һәркайсы турында шундый мавыгып сөйли, ә мин "яраткан шөгыль ардырмый диюләре шушыдыр инде" дип уйлап утырам.

Декрет ялы беткәннән соң хезмәт юлын башлаган эш урынына - 7нче бакчага музыкаль хезмәткәр булып чыгарга планлаштыра ул. Сәнгать мәктәбендә дә эшләргә хыяллана. Читтән торып ИжГТУда укуын тәмамлыйсы бар. Тик боларның берсе дә балачактан бирле озата баручы шөгылен ташларга сәбәп булалмас. Чөнки тукымадан курчаклар өчен текстиль өйләр, магнитлы алфавит, пазлы һәм башка бик күп әйберләр тегеп карыйсы бар әле Айгөлнең.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев