Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВАдан файдалы киңәшләр

Кишерне ничек сакларга Кишер-чөгендер алыр вакыт җитте. Аларны һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, кышка әзерләп калдыра. Бик күпләр КИШЕРне бидонга тутырып, өстенә ком салып базга куялар. Ә менә Әгерҗедән Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА бик уңайлы ысул тәкъдим итте: - Кыш буена җитәрлек кишерне юып, төпләрен кисеп, яхшылап киптерергә кирәк. Аннары целлофан пакетларга биш-алтыны салып,...

Кишерне ничек сакларга

Кишер-чөгендер алыр вакыт җитте. Аларны һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, кышка әзерләп калдыра.

Бик күпләр КИШЕРне бидонга тутырып, өстенә ком салып базга куялар. Ә менә Әгерҗедән Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА бик уңайлы ысул тәкъдим итте:

- Кыш буена җитәрлек кишерне юып, төпләрен кисеп, яхшылап киптерергә кирәк. Аннары целлофан пакетларга биш-алтыны салып, һава кермәслек итеп башларын бәйлисең. Әлеге пакетларны кәгазь тартмаларга салып базга куясың. Кишерләр кыш буе яңа түтәлдән алынган шикелле кетердәп торачак.

Сарымсакны - банкага

Кышка сакларга калдырылган сарымсак кибә, шуңа нинди ысул кулланырга икән дип редакциягә шалтыраткан Әлфия ханымга газета укучыбыз Венера БӘШӘРОВА менә мондый киңәш бирде.

- Сарымсакны өч литрлы банкага арасында тоз тутырып саклыйм. Шулай ук майда саклау ысулын да ишеткәнем бар. Аның өчен сарымсакны тырнакларга аерып чистартырга кирәк. Стерильләштерелгән банкага тутырып, өстенә үсемлек мае агызырга. Маен салатларга кушу өчен дә файдаланырга мөмкин.

Сарымсакны кайчан утыртырга

Бакча эшләре ахырына якынлашып килсә дә, бик күпләр сарымсакны кайчан утыртырга кирәклеген белмиләр. Бакчачы Фарсель зыятдинов киңәшенә колак салыйк:

- Фәнни яктан карасак, сарымсакны сентябрьнең өченче декадасыннан алып октябрь башларына кадәр утыртырга ки ңәш итә ләр. Үзем соңгы срокны 5-7 октябрь дияр идем. Ул көзен тамыр җибәреп өлгерергә, шул ук вакытта тишелмәскә дә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев