Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән Энҗе ханым улын эзли

    Әгерҗедә яшәүче Энҗе ханым улы Игорь Леонидович МӘГЪСУМОВны эзли. Игорьга 39 яшь, ул - балачактан икенче төркем инвалид. 26 февральдә өеннән чыгып китә һәм шуннан бирле Игорьдан бер хәбәр дә юк. - Әгәр улымны күрүчеләр булса, зинһар өчен, Әгерҗе полициясенә йә редакциягә хәбәр итегез. Ул - минем бердәнбер балам. Авыру...

    Әгерҗедә яшәүче Энҗе ханым улы Игорь Леонидович МӘГЪСУМОВны эзли.
    Игорьга 39 яшь, ул - балачактан икенче төркем инвалид. 26 февральдә өеннән чыгып китә һәм шуннан бирле Игорьдан бер хәбәр дә юк.
    - Әгәр улымны күрүчеләр булса, зинһар өчен, Әгерҗе полициясенә йә редакциягә хәбәр итегез. Ул - минем бердәнбер балам. Авыру булса да бик тыныч холыклы, начар гадәтләре юк иде. Телефоны, паспорты үзе белән. Әмма телефонына шалтыратып булмый. Улымның өстендә кара куртка, аягында кроссовки. Газиз баламның исән-сау булып, табылуына өмет итәм, - ди Энҗе ханым.
    Әгәр Игорьны күрсәгез йә аның кайда икәнлеген белсәгез, полициягә 02 яки редакциягә 22962, 21721 телефоннарына шалтыратыгыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: