Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән әфганчы Рәмзил Хәсәновның туган көне икәү

Әгерҗедә яшәүче әфганчы Рәмзил ХӘСӘНОВ: "Минем ике туган көнем", - ди. 19 ноябрь - дөньяга килгән, 17 июнь - үлемнән калган көне. Икенче туган көнен билгеләп үтмәсә дә, ул уйлары белән Әфган сугышы елларына кайта, бергә хезмәт иткән хәрби дусларын искә ала. Рәмзил тумышы белән Башкортостаннан. Күпбалалы гаиләдә туган. Мәктәптә...

Әгерҗедә яшәүче әфганчы Рәмзил ХӘСӘНОВ: "Минем ике туган көнем", - ди. 19 ноябрь - дөньяга килгән, 17 июнь - үлемнән калган көне. Икенче туган көнен билгеләп үтмәсә дә, ул уйлары белән Әфган сугышы елларына кайта, бергә хезмәт иткән хәрби дусларын искә ала.

Рәмзил тумышы белән Башкортостаннан. Күпбалалы гаиләдә туган. Мәктәптә яхшы укыган. Спорт белән шөгыльләнгән, чаңгыда район җыелма командасы данын яклаган, футбол уйнаганда капка саклаган.

Мәктәпне тәмамлагач юл техникумына укырга керергә теләсә дә, туганнары киңәше белән пединститутның филология факультетына укырга керә. Икенче курстан соң аны армиягә алалар һәм танк гаскәрләренә билгелиләр.

- Безне каядыр алып киттеләр. Төрекмән шәһәре Тедженга кадәр бары җиткәч кенә офицерлар ахыргы пунктның Әфганстан булачагын әйттеләр, - дип сөйли Рәмзил.

Яхшы укучы буларак, аны яшь солдатларны өйрәтергә калдырырга телиләр. Тик ул һич тә ризалашмый.

- Хәзер гаиләмне уйлап, бәлки, ризалашкан да булыр идем. Ә 18 яшь - романтика эзләгән чор бит ул. Ике авылдашымның Әфганнан цинк табутта кайтарылуын белсәм дә, сугышка барасым килде. Исән калачагыма ышанычым бик тә зур иде ул чакта, - ди Рәмзил.

Әфганстанда танкист егетне саперга укыталар. Мина эзләр өчен махсус техникалары булмый. Аны этләр һәм тимерчыбыклы агач таяклар ярдәмендә эзлиләр. Озын сүзнең кыскасы, күп чакта минаны аяклары ярдәмендә капшарга туры килә. Менә шулай мина эзләгәндә күп кенә солдатлар һәлак була.

- Чарикар даласы аша соляркалы һәм керосинлы ике торба сузылган иде. Безгә аларны саклау йөкләнгән. Көндезләрен 600 метр саен торбаларны саклау өчен танк, бэтээрлар, БМП тезеп куябыз. Төннәрен "душманнар" торбаны тишеп үзләренә кирәк кадәр солярканы агызалар да шул урынга мина куеп китәләр. Аннан саперлар минаны эзли башлый. Торба алыштыручылар килеп, тишелгән урынга икенчене куеп китәләр иде. Шулай берсендә ике егет торбаны алыштырганнар да шул урыннан акмыймы икән дип тикшереп карарга булганнар. Иелүләре булды, мина шартлады. Әлеге дулкын рота командирын еракка ук алып атты, ике солдат шартладылар, - дип искә ала әлеге мәхшәрне Рәмзил. Аңа мәет калдыкларын алып чыгарга тур килә.

Ә 17 июньдә, инде кайтыр вакыты җиткәч, ул үзе дә чак кына исән кала. Аларга алмаш әле килеп җитмәгән була. Рота командиры белән бэтээрда тирә-якны тикшерергә чыгалар. Командир рульгә утыра, Рәмзил - пулемет артына.

- Акрын гына барабыз шулай. Кинәт безгә таба очып килүче снарядны күреп алдым...

Снаряд аңа тими, ә менә янындагы броняда ике тишек пәйда була. Рәмзил контузия ала, бите яна. Ике атна госпитальдә дәвалана. Әлеге вакыйгадан соң бирелгән "Батырлык өчен" медален ул хәзер дә икенче туган көне истәлеге итеп кадерләп саклый.

Институтны тәмалагач, 7 ел "Башнефть"тә комсомол оешмасы җитәкчесе булып эшли. Менә дигән ташчы да була. Танышлары Әгерҗегә чакыргач, СМПга килеп урнаша.

- Ул чакта СМПда менә дигән ташчылар эшли иде. Мин Әгерҗедәге төзелешләргә үз өлешемне кертә алуым, хәзер дә бу эшне дәвам итүем белән горурланам, - ди Рәмзил.

Ул йортларын да үз куллары белән төзегән. Күпләр менә дигән ташчының үз йортын агачтан салуына гаҗәпләнәләр.

- Монда тын алулары да рәхәт! - ди ул үзе.

Аның өчен өзелеп торучы гаиләсе - җәмәгате Фәридә, уллары Искәндәр белән Рамазан белән бәхетле ул. Улларының да туган илгә булган хәрби бурычларын намус белән үтәячәкләренә шикләнми батыр әфганчы.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев