Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән Хәдичә Садыйкова: “Бу рәхәт дөньяны ничек ташлап китәсең“

    Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны Хәдичә апа САДЫЙКОВА 90 яшьлек юбилеен балалары, онык-оныкчыклары янында сөенеп каршы алды. - Ничек шатланмыйсың инде? Сәламәтлегемә зарланмыйм, күзем күрә, колагым ишетә, үз-үземне йөртәм. Балаларым янәшәмдә. Мул, тыныч, рәхәт дөньяны ташлап китәсем килми әле минем, - ди ул. Сугыш вакытында паровоз депосында эшләгән, аннан Ижауга киткән...

    Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны Хәдичә апа САДЫЙКОВА 90 яшьлек юбилеен балалары, онык-оныкчыклары янында сөенеп каршы алды.

    - Ничек шатланмыйсың инде? Сәламәтлегемә зарланмыйм, күзем күрә, колагым ишетә, үз-үземне йөртәм. Балаларым янәшәмдә. Мул, тыныч, рәхәт дөньяны ташлап китәсем килми әле минем, - ди ул.

    Сугыш вакытында паровоз депосында эшләгән, аннан Ижауга киткән Хәдичә барыбер бәхетен Әгерҗедә тапкан. 40 елга якын хәзерләүләр конторасында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ул.

    - Мин яшьтән үк эш яраттым. Кулдан көрәкнең төшкәне булмады. Үз йортыбыз белән яшәгәч, хуҗалыкта да эш күп булды. Әмма беркайчан зарланмадым, сыкранмадым. Ходайның биргәненә канәгать булып яши белдем, - ди Хәдичә апа.

    Хәзер ул кызы Фәнилә, кияве Раил, онык-оныкчыклары белән бергә яши. Дүрт буынның бер түбә астында дус-тату яшәвенә күпләр соклана.

    Юбилярны гом ер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлады һәм бүләкләр тапшырды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: