Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән Казанга турыдан-туры электричка йөри башлаячак

Ижау-Казан электричкасы 9 майдан Казанга турыдан-туры йөриячәк. Моңа кадәр пассажирларга Кизнерда пересадка ясарга туры килә иде. Димәк, әгерҗелеләр дә Казанга турыдан-туры бара алачак. Соңгы берничә елда пассажирларга Кизнерда тукталыш ясап, икенче электричкага күчеп утырырга туры килде. Ә бу алар өчен күп кенә уңайсызлыклар тудырды. Шуңа халыктан зарлану сүзләрен дә еш...

Ижау-Казан электричкасы 9 майдан Казанга турыдан-туры йөриячәк. Моңа кадәр пассажирларга Кизнерда пересадка ясарга туры килә иде. Димәк, әгерҗелеләр дә Казанга турыдан-туры бара алачак.

Соңгы берничә елда пассажирларга Кизнерда тукталыш ясап, икенче электричкага күчеп утырырга туры килде. Ә бу алар өчен күп кенә уңайсызлыклар тудырды. Шуңа халыктан зарлану сүзләрен дә еш ишетергә туры килде. Ниһаять, бу уңайсызлыкка чик куела. "Содружество" компаниясе белән сөйләшүләр үз нәтиҗәсен бирде: инде 9 майдан электричкалар Казанга кадәр йөри башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев