Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән Көмешай Хәбибуллина: “Картаерга бер дә ашыкмыйм“

41 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куеп, олы хөрмәт яулап лаеклы ялга чыкканнан соң Әгерҗедә иң беренче булып торак милекчеләре ширкәте оештырган, "Мирас" ансамбле оешкан көннән бирле анда башлап җырлаучы Көмешай ХӘБИБУЛЛИНА: "Гомер көзләренә кергәндә дә актив тормыш алып барганга миңа вакыт җилләре тими", дип шаяртырга ярата. Кечкенә чагыннан ук...

41 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куеп, олы хөрмәт яулап лаеклы ялга чыкканнан соң Әгерҗедә иң беренче булып торак милекчеләре ширкәте оештырган, "Мирас" ансамбле оешкан көннән бирле анда башлап җырлаучы Көмешай ХӘБИБУЛЛИНА: "Гомер көзләренә кергәндә дә актив тормыш алып барганга миңа вакыт җилләре тими", дип шаяртырга ярата.

Кечкенә чагыннан ук кыю, төгәл, тырыш, үҗәт кызны әлеге сыйфатлар гомер буе озата бара. Азнакайда миллионер "Эконом" колхозында зоотехник булып эшли башлап, яшь кенә булуына карамастан хөрмәт яуларга өлгерсә дә, ире Ясирне Әгерҗе районына эшкә җибәрергә дигән хәбәрне ишетү белән ул да ерак юлга кузгала. Һәм үзенең эш өчен җанын бирергә әзер булуын "Әгерҗе" совхозына эшкә билгеләнгән беренче көнне үк күрсәтә. Һәм бу лаеклы ялга чыкканчы дүрт дистә ел шулай дәвам итә.

- Кайда гына эшләсәм дә, совхоздамы, авыл хуҗалыгы идарәсендәме - һәрвакыт эшләгән кешенең кадерен белдем, дөреслек ягында булдым. Кирәк булса, төн йокымны калдырып эшкә чыгып чаптым, әмма максатыма ирешмичә ярты юлда туктап калмадым. Кул астымда эшләүчеләрдән дә шуны ук таләп иттем. Ялкауларны, бер сәбәпсез эш калдыручыларны яратмадым, - ди ул.

2004 елда авыл хуҗалыгы идарәсеннән авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатып алу һәм аның сыйфаты буенча дәүләт инспекция начальнигы вазифасыннан бик күп Хөкүмәт бүләкләренә лаек булып пенсиягә китсә дә, Көмешай ханым бер генә көн дә ял итми. Ясире белән бәхетле көннәрен уздырган, ике игезәк улын олы тормышка озаткан Гагарин урамындагы 8нче йортта торак милекчеләре ширкәте оештырып, шуның белән җитәкчелек итү дилбегәсен үз кулына ала ул.

- Сөенеп әйтә алам, безнең йортта коммуналь хезмәтләр өчен бер генә бурычлы да юк, - ди ул.

Чынлап та, әлеге йорт - шәһәрдә иң үрнәк йортларның берсе. Территорияләре тәртиптә, подъезд эчләре ялт иткән. Кемдә нинди проблема бар, барысы да Көмешай ханымның ишеген шакый. Әлбәттә, һәр авырлыкны җиңәргә өйрәнгән бу ханым түрәләрнең бусагасын таптаса таптый, әмма бер генә мәсьәләне дә ярты юлда калдырмый.

- Йортыбыздагы 78 фатир хуҗасы белән дә уртак тел табып эшли алуыбыз, күмәкләшеп шимбә өмәләренә чыгуыбыз безнең йортта дус, тату халык яшәвен күрсәтеп тора, - ди ширкәт җитәкчесе.

- Кеше белән аралашу, аларга яхшылык эшләү, яшь барса да яраткан эшең белән шөгыльләнү минем күңелгә әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек өсти, - ди ул.

Әгерҗедә "Мирас" ветераннар ансамбленең моңлы сандугачы булып та танылды Көмешай ханым. Аның җырлавын райондашлар көчле алкышларга күмәләр. Кайларда гына чыгыш ясамый "Мирас" ансамбле! Берничә ел рәттән "Балкыш" республика фестиваленең зона этабында уңышлы гына чыгыш ясыйлар, "Түгәрәк уен" фольклор бәйгесендә катнашып лауреат булалар. Район күләмендә узучы һәр бәйрәмнең бизәге "Мирас" ансамбле. Әле быел Пермь Сабан туена барып та милләттәшләребез алдында чыгыш ясап кайттылар. Хәзер Әгерҗедә ачылган яңа клубта концерт куярга әзерләнеп йөргән көннәре.

- "Мирас" ансамбле безгә картаерга ирек бирми. Сәхнә кешене яшәртә генә икән, - ди Көмешай апа.

Җырга сәләт әнисеннән күчкән аңа. Әмма әнисенең генә гомере кыска булган, 40 яшендә вафат була ул. Шуннан соң дүрт эне-сеңлесе өчен апа гына түгел, әни дә була Көмешай.

- Хәзер дә Азнакайдагы төп йортыбызга җыелышабыз да, балачакка кайтып киләбез. Барыбызның да исән-сау булып, оныклар сөеп яшәгән мәлләре, - ди ул елмаеп һәм яраткан җырын суза:

Китми күңелемнән минем һич

Шул сөекле илкәем.

Анда минем сөйгән халкым,

Анда газиз әнкәем...

Белешмә:

Көмешай ХӘБИБУЛЛИНА - ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, "Маршал Жуков" медале иясе, Әгерҗенең Мактаулы гражданины.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев