Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән Мөсәвирә әби Хәмидуллинаны котларга биш улы да килгән иде

    Гомер көзен Әгерҗедә оныгы Рубин белән килене Айгөл тәрбиясендә уздыручы Мөсәвирә әби ХӘМИДУЛЛИНАны 90 яшьлек юбилее белән котларга Ижаудан, Алнаштан, туган авыллары Сәхрәдән биш улы килгән. Нинди авыр заманнарда да итәк тутырып балалар үстергән шул безнең татар хатыннары. - "Без әнкәйнең биш баласы идек, биш кайгысы булдык кайчакта" дип җырлыйлар....

    Гомер көзен Әгерҗедә оныгы Рубин белән килене Айгөл тәрбиясендә уздыручы Мөсәвирә әби ХӘМИДУЛЛИНАны 90 яшьлек юбилее белән котларга Ижаудан, Алнаштан, туган авыллары Сәхрәдән биш улы килгән. Нинди авыр заманнарда да итәк тутырып балалар үстергән шул безнең татар хатыннары.

    - "Без әнкәйнең биш баласы идек, биш кайгысы булдык кайчакта" дип җырлыйлар. Без дә шулай булганбыздыр инде. Балачакта әнкәйнең чәчләрен дә агартканбыздыр, сүз тыңламыйча ачуын да китергәнбездер, - ди икенче улы Илдус.

    - Әмма әти дә, әни дә безне сыек чыбык белән дә, каеш белән дә тәрбияләмәделәр, аларның үз алымнары бар иде, - ди өлкәннәре Зөфәр.

    Абыйлары авызыннан шушы сүз чыгуга бер мизгелгә тынлык урнашты да, аннан көлешеп, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйли башладылар ир-егетләр.

    - Ә хәтерегездәме, кыш көне мәктәптән кайткач уйнарга чыгып чаптык та, караңгы төшкәч кенә кайттык. Әнкәй безне абзарга куып чыгарды да, сыер тизәге түктерде...

    - Ә-ә, ял көнендә утын кисәргә куштылар да, вакытында эшләмәгән өчен ай яктысында кисәргә туры килде...

    - Чүп утау, бәрәңге казуны әйткән дә юк инде...

    Олы кеше кушканны колак читеннән уздырырга ярамый дигәнне дә, кечкенәдән эш белән тәрбияләнгән бала инсафлы, хезмәт сөючән була дигәнне дә аңлата бу гамәлләр.

    - Ә әнкәйнең арыш ипиенең тәме әле дә авызда тора. Көнаралаш мичкә ягып ипи сала торган иде, - дип туган йортларына балачакка кайтып килделәр ир-егетләр.

    Балачакта гына түгел, хәзер дә малайлар монысы - ир-ат, анысы хатын-кыз эше дип тормыйлар. Идән дә юалар, савыт-сабаны да ялтыраталар, ашарга да бик оста пешерәләр.

    Әтиләре белән горурлануларын да яшермиләр алар. Зиннур абый 1942 елда фронтка китә. III Украина фронтында, Сталинград сугышында катнаша. Нәкъ менә шунда Барҗы кешесе белән очрашу насыйп була аңа. Әле сугыштан кайткач та ике фронтташ дусның кунакка йөрешкәннәрен, сугыш хатирәләрен яңартканнарын хәтерлиләр малайлар.

    Зиннур абый колхоз кортчылыгында эшли, ә Мөсәвирә апа аның ярдәмчесе дә була, терлекчелектә дә хезмәт куя. Үзләренең хуҗалыкларында да бал кортлары тоталар.

    - Гомер буе эш белән яшәдек. Әле мин 80 яшьтә дә ике сыер асрадым, - ди Мөсәвирә апа.

    Ире 1971 елда вафат булгач балаларын башлы-күзле итү Мөсәвирә апага йөкләнә. Ә иренең соңгы бүләге итеп фатир биргәч ул Әгерҗегә күченә. Оныгы Рубин әлеге фатирны дүрт бүлмәлегә алыштыра. Хәзер биредә онык-оныкчыклары белән бик бәхетле яши Мөсәвирә апа.

    - Сәхрәмә җәй көне генә кайтасым килә. Кышын шәһәрдә дә бик рәхәт. Балалар сагынырга юл куймыйлар, бик еш туган авылга алып кайталар. Үз өемдә кунак булып, авыл урамнары буйлап йөреп киләм, - ди ул.

    Иң мөһиме, уллары, киленнәре, оныклары яраталар кадерле кешеләрен. Әнә, көчле куллары белән әниләрен тәбрикләп, рәхмәт сүзләре җиткергәндә Мөсәвирә апаның да күзләре яшьләнде.

    - Гомер узганын сизмәдем дә. Тик ничә яшьтә генә булсаң да шушы рәхәт дөньяны, сезне ташлап китәсем килми әле минем, - диде ул.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: