Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән мәзәкче Шамил - бездә кунакта

Аның белән сәфәр чыксаң, юлның озынлыгы да, вакыт узганы да сизелми. Юл буе мәзәкләр сөйләп, кәефне күтәреп, кем әйтмешли, эчләр катканчы көлдерә. Шулхәтле мәзәкләрне ничек хәтерендә саклый ул дип аптырап та куясың. Әле менә редакциягә кыска гына вакытка кереп чыккан арада да иртән үк кәефләребезне күтәреп, мәзәкләр сөйләп чыгып китте....

Аның белән сәфәр чыксаң, юлның озынлыгы да, вакыт узганы да сизелми. Юл буе мәзәкләр сөйләп, кәефне күтәреп, кем әйтмешли, эчләр катканчы көлдерә. Шулхәтле мәзәкләрне ничек хәтерендә саклый ул дип аптырап та куясың. Әле менә редакциягә кыска гына вакытка кереп чыккан арада да иртән үк кәефләребезне күтәреп, мәзәкләр сөйләп чыгып китте. Әгерҗенең танылган мәзәк сөйләү остасы Шамил ГАРИФУЛЛИН - бүген бездә кунакта.
- Мәзәк - телдән халык иҗаты элементы һәм һәр халыкның үз мәзәкләре бар. Әмма урыс мәзәкләре, бигрәк тә сүгенүле мәзәкләр аеруча танылу алган. Кайберәүләр миннән сүгенүле мәзәкләрне башкага алыштырып булмыймы соң дип сорыйлар. Буладыр, әлбәттә. Әмма ул чагында мәзәкнең кызыгы, мәгънәсе югалыр иде. Танылган мәзәкләр короле Роман Трахтенберг та "рус теле сүгенүсез докладка әйләнә" дигән. Бу мәсьәләдә минем белән килешмәүчеләр дә булыр, бәхәсләшмим. Мин бит сүгенергә өндәмим, һәр нәрсәнең үз урыны бар.
Мин балачактан ук мәзәкләр җыю һәм сөйләү белән мавыгам. Бу нәселдән киләдер, мөгаен. Әтием Шәүкәт тә бик шат күңелле, мәзәк, юмор яратучы кеше иде. Тормышта булган кызыклы хәлләрне сөйләгәндә тирә-юньдәгеләрнең гел аның авызына гына карап торулары - әле дә күз алдымда. Ул машинист булып эшләде, аның ярдәмчесе Фоат абый Нуриев та - әтием кебек мәзәкче, аларны "два сапога - пара", диләр иде. Пенсиягә чыкканчы алар гел бергә булдылар. Үзләре белән дә кызыклы, көлкеле хәлләр бик еш була һәм аларны бик кызыклы итеп сөйли беләләр иде. Энем Рамил (ул да мәрхүм инде) белән бездә мәзәкләргә мәхәббәт менә шушы ике кешедән күчкәндер.
Балачакта мин мәзәкләрне истә калдырырга тырыша идем. Алар күбәя башлагач, бик ошаганнарын дәфтәргә терки башладым. Казан медицина институтын тәмамлаганда мәзәкләр язылган ике калын дәфтәрем бар иде инде. Район санэпидстанциясендә табиб булып эшләгәндә биш ел саен квалификацияне күтәрү курсларына бара идем. Ә анда Советлар Союзының төрле почмакларыннан табилар җыела һәм күбесенең мәзәкләр капчыгы бай була иде. Менә аларны да терки башлагач, мәзәкләр язылган дәфтәрем бишкә җитте.
Хәзер компьютер заманы бит, мәзәкләрне кулдан язмыйм, компьютерда саклыйм. Архивымда якынча алты мең мәзәк тупланган. Бу гел сүгенүле мәзәкләр генә җыя икән дип уйламагыз. Миндә мәзәкләрнең теләсә кайсы компаниядә сөйләрдәйләре бар. Кайда, кемгә нинди мәзәк сөйләргә бик яхшы беләм.
Сез дә, хөрмәтле укучылар, мәзәкләрне укыгыз, тыңлагыз, хәтерегездә саклагыз. Алар кәефне күтәрә, тел байлыгын арттыра, хәтерне яхшырта, уйлау сәләтен үстерә. Кем әйтмешли, көлү, мәзәк гомерне озайта. Көлке көне уңаеннан, сезгә архивымдагы кайбер мәзәкләрне тәкъдим итәм.
Далада прапорщик һәм ишәк очрашалар. Ишәк сорый:
- Син кем?
Прапорщик як-ягына карана да:
- Мин офицер, ә син кем? - ди.
Ишәк:
- Алай булгач, мин - ат! - дип җавап бирә.
ххх
Ике алтын балык яши һәм аларны еврейга кияүгә бирәләр. Менә шуннан бирле аларның берсен Сайра, икенчесен Мойва дип йөртәләр.
ххх
Казанда трамвай йөртүче тукталышларны әйтеп бара:
- Бертуган Касыймовлар тукталышы, ә икенчесе - Гарифьяновлар.
Шулчак бер пассаҗир трамвай йөртүченең кабина ишеген ача да:
- Мин - Заһидуллин, минем тукталыш кайчан була? - дип сорый.
Бомж полициягә килә дә:
- Мине таладылар, нәкъ 37 әйберемне урладылар, - ди.
- Каян беләсең 37 әйбер икәнне? - дип сорый тикшерүче.
- Ничек белмим инде? 37 кәрт һәм шешә ача торган открывалка, - ди бомж.
ххх
Чукча сәгать төзәтүчегә ватык будильнигын алып килә. Оста сәгатьне ачып карый. Анда үлгән таракан тыгылып калган һәм сәгатькә йөрергә комачаулый икән.
Сәгать төзәтүче будильникны ябып куя да:
- Ташла, эшләмәячәк, - ди.
- Нишләп, төзәтә алмыйсыңмыни? - дип сорый чукча.
- Булмый, механигы үлгән, - ди сәгать төзәтүче.
ххх
Урыс Кавказга ял итәргә барган. Бик күп урыннарда булган, соңгы көнне зиратка юл тоткан. Каберләр арасында йөри һәм аптырап кала. Кабер ташларындагы язуларны аңламый тора ул. Мәсәлән, бер ташка 1921 елда туды, 1983 елда үлде, 20 ел яшәде дип язылган. Ничек инде, 63 яшьтә вафат булган бит, ди урыс. Зират караучыга да шул сорауны бирә.
- Кавказда ир-ат ике катлы йорт төзесә, иномаркасы, өч сөяркәсе һәм бер капчык акчасы булса гына дөньяда яшәгән дип санала, - дигән зират караучы.
Урыс Рәсәйгә кайтып китә дә, туганнарын җыеп:
- Мин үлгәч, кабер ташына "үле туды" дип языгыз дип васыять әйтеп калдыра.
МӘЗӘКЧЕНЕҢ МАВЫГУЛАРЫ
Сез Шамил әфәндене мәзәк кенә сөйләп йөрүче икән дип уйлый күрмәгез. Күпләрегез аның алтын куллы икәнен белмидер дә әле. Аның яраткан шөгыльләре бихисап. Ул Әгерҗенең Азиатский урамындагы туган йортындагы хуҗалыкта беркайчан тик торуны белми. Шамил агач белән эш итәргә бик ярата. Аларның өендә күп җиһаз гаилә башлыгының оста куллары белән ясалган.
- Мин ашарга әзерләргә дә бик яратам. Әмма көн саен түгел. Бигрәк тә гадәти булмаган, төрле тәмләткечләр кушып, һәркем күңеленә ошый торган ризыкларга кулың килешеп тора синең, диләр якыннарым. Мәсәлән, шашлык, хашлама - иң яратып әзерли торган ризыкларым. Ә бу шөгылемне кайберәүләр "тапкан хатын-кыз эше", дияр. Мин үзебез үстергән яшелчәләрне тозларга, маринадларга, кайнатма, шәраб, ликер-настойка ясарга яратам, - ди Шамил әфәнде.
Юмор остасының тагын бер бик яраткан шөгыле бар. Ул балачактан ук кроссвордлар чишәргә, китаплар укырга ярата.
- Мин кроссвордларның әзер җавапларын карамыйм. Үзем башка китаплардан, төрле белешмәлекләрдән эзлим. Шулай булганда гына теге йә бу сорауга җавап хәтердә кала. Кроссворд чишү кешенең гомуми үсеше, хәтерен яхшырту өчен бик файдалы, - ди әңгәмәдәшебез.
Менә шундый кызыклы шәхес, мәзәкче Шамил Гарифуллин үзе дә 1 апрельдә - Көлке көнендә туган икән, ләбаса. Гомер бәйрәмегез белән, хөрмәтле Шамил әфәнде! Сау-сәламәт булып, мәзәкләрегез белән башкаларның да кәефен күтәреп озак яшәгез әле.
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев