Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән Наилә апага инвалид коляскасы кирәк

"Туксан яшемне бик тә үз аякларымда йөреп, юбилеем белән котларга килгән кунакларны үземнең сыйлыйсым килгән иде. Күз тигезделәр бугай", - дип каршы алды олы юбилее белән тәбрикләргә килүчеләрне Наилә апа ХӘНҖӘРОВА. Дөрестән дә Наилә апаны әле Әгерҗе урамнарында, базарда бик еш очрата идем. Ялгызы гына яшәүче әби үз көнен үзе...

"Туксан яшемне бик тә үз аякларымда йөреп, юбилеем белән котларга килгән кунакларны үземнең сыйлыйсым килгән иде. Күз тигезделәр бугай", - дип каршы алды олы юбилее белән тәбрикләргә килүчеләрне Наилә апа ХӘНҖӘРОВА.
Дөрестән дә Наилә апаны әле Әгерҗе урамнарында, базарда бик еш очрата идем. Ялгызы гына яшәүче әби үз көнен үзе күреп, туксанына якынлашканда, үзе әйтмешли, күз тигезделәр, ахры. Башы әйләнеп китеп каты гына егыла ул һәм менә биш ай инде урын өстендә.
- Бер дә кеше кулларына калып ятасым килмәгән иде дә бит. Гомер буе тимер юлда авыр хезмәттә, гел хәрәкәттә булгач, олыгайган көндә кеше күзләренә карап яту бик авыр икән... - дип уфтанып куйды юбилярыбыз.
Әйе, 54 еллык стажы булган юбилярның хезмәт юлы бер дә җиңел булмаган. - Локомотив депосында иң авыр, пычрак хезмәт без, хатын-кызлар җилкәсендә булды. Тепловозлар да юдым, дефектоскопист та булдым. Нинди пычрак эшкә кушалар, барысын да башкардым. Әле пенсиягә чыккач та эшлә инде дип үтенеп сорагач, кире кага алмадым, 10 ел эшләдем,- дип хезмәт елларына кайтып килде юбиляр.
Бердәнбер баласын югалту хәсрәте, 10 елдан артык авыру ирен тәрбияләү, өч бертуганын җирләү дисеңме... Барысын да сабыр гына кичереп, туксанына килеп җиткән ул.
Рәхмәт туганнарына. Урын өстенә калган апасын башта Рәмзия сеңлесе кайтып тәрбияли, оныгы да, башка туганнары да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Иң зур рәхмәте, әлбәттә, Раушания Әхмәтҗановага. Заманында ул социаль хезмәткәр буларак, Наилә апаның өенә килеп хезмәт күрсәткән. Аннан шәхси тормышында үз проблемалары килеп чыккач, бу хезмәттән киткән. Наилә апа белән шундый фаҗига килеп чыгуын ишеткәч, хәлен белергә килгән. Авыру карчык үзе дә, туганнары да Раушаниядән ярдәм сорагач, ул кире кага алмаган, әлбәттә.
- Әле ярый ул бар. Раушания миңа доктор да, тәмле ризыклар белән сыйлаучы да, өемне җыештыручы да. Бөтен эч серләрем сыя аңа. Ул килеп кергәч, фатирымда кояш чыккан кебек була, - ди Наилә әби.
Ялгыз яшәүче әбиләргә бигрәк тә аралашу, аларны аңлаучы, тыңлый белүче кирәк бит. Ә Раушания ялгыз өлкәннәрнең хәленә керә белә. Әле әнә әбинең туганнары белән бергә кунаклар килүгә юбилярның фатирын ничек матур итеп бәйрәмчә бизәп куйганнар. Наилә әбигә дә юбиляр дигән тасма кидереп, түр башына китереп утыртканнар.
Гомере баракта узган юбилярга биш ел элек алган фатирында рәхәттә яшәргә иде дә бит әле. Аяклары йөри алмауны бик тә авыр кичерә.
Бәлки газета укучыларыбыз арасында кемдә дә булса тузан җыеп ятучы инвалид коляскасы бардыр. Наилә әбигә бүләк итәргә йә арзанрак хакка сатарга уйласагыз, 89600718273 телефон номерына Раушаниягә йә редакциягә (22962) шалтыратыгыз. Тормышның ачысын-төчесен күп кичергән тыл ветераны фатирында булса да коляскада хәрәкәт итә алса, бик сөенер иде.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев