Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән Нәзирә ханым Гарифуллина: "Миңа башка язмыш кирәкми"

    "Әгәр яшьлеккә кайтып булса, мин һич икеләнми нәкъ үзем үткән юлдан китәр идем. Миңа башка язмыш кирәкми. 65 елга сузылган гомер юлым бер дә үкенерлек, уфтанырлык булмады, - ди районда күпләрегезгә таныш хезмәт ветераны Нәзирә ГАРИФУЛЛИНА. - Әле менә күркәм юбилеем килеп җиткәндә гаилә альбомын карап, хатирәләр дөньясына чумдым. Шунысына...

    "Әгәр яшьлеккә кайтып булса, мин һич икеләнми нәкъ үзем үткән юлдан китәр идем. Миңа башка язмыш кирәкми. 65 елга сузылган гомер юлым бер дә үкенерлек, уфтанырлык булмады, - ди районда күпләрегезгә таныш хезмәт ветераны Нәзирә ГАРИФУЛЛИНА.
    - Әле менә күркәм юбилеем килеп җиткәндә гаилә альбомын карап, хатирәләр дөньясына чумдым. Шунысына сөендем, гомер юлымда миңа гел яхшы кешеләр генә очрап торган икән. Әти-әниле, дүрт балалы гаиләдә үстем, өч туганым да Әгерҗедә, алар белән гел аралашып, ярдәм итешеп яшибез. Кызым Эльвира, киявем Аликс, яраткан оныгым Элина минем өчен өзелеп торалар. Райкомдагы, район хакимиятендәге хезмәттәшләрем белән дус, килешеп эшләдек, алар белән әле дә гел элемтәдә. Гомер көзләренә якынлашканда тагын нәрсә кирәк адәм баласына?! Шунысы гына кызганыч, лаеклы ялга чыккач ирем Рәшит белән генә тигезлектә яши алмадык, - дигән сүзләр белән каршы алды безне Нәзирә Гарифуллина.
    - Мин балачактан ук укытучы булу турында гына хыялландым. Мин укыган 56нчы (хәзерге 3нче) һәм 10нчы (2нче) мәктәпләрдә бик көчле педагоглар эшләде. Дәрәҗәле директорларыбыз Репин һәм Пугачны әле дә бик еш сагынып искә алам. Минем дә алар кебек укытучы буласым килде, - ди ул.
    Шушы хыял аны УдГУга алып килә. Физика-математика укытучысы дипломы алгач та 76нчы мәктәпкә эшкә кайта.
    - Монда тудым, монда үстем, мондадыр безнең әҗәл, диләр бит. Бөтен хезмәт юлымны туган Әгерҗемә багышлавым белән бик бәхетле мин, - дип дәвам итә Нәзирә ханым. Укытучы, директор урынбасары, партия оешмасы секретаре булып эшләгәннән соң аның оештыру сәләтен күреп алып, КПСС райкомына парткабинетка консультант итеп эшкә чакыралар.
    - Райкомда мин бик зур тормыш һәм хезмәт мәктәбе уздым. Остазларым Нәдидә Хәсәнова, Имаметдин Галимов, Маува Каюмова, Фәния Булатова мине партия эшенә өйрәттеләр. Шәһәрдәге предприятиеләрдә дә, авылларда да ул чорда бик көчле партия оешмалары секретарьлары эшли иде. Мин алардан да күп нәрсәгә өйрәндем, - дип остазларына рәхмәт белдерә юбиляр.
    Аннан соң Нәзирә Гарифуллинаны райкомның идеология бүлеге мөдире итеп билгелиләр.
    - Халык белән эшләүгә зур игътибар бирдек. Авыллардан кайтып кермәдек. Минем тормыш девизым ул чакта "Раньше думай о родине, а потом о себе" иде. Ял, бәйрәм көннәрендә без эштә, халык арасында булдык. Ул заманнарда кеше алгы планда иде бит. Җәйге табигать кочагында терлекчеләр слетлары, авыл хуҗалыгы алдынгылары белән очрашулар, "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгеләре оештыру дисеңме... Элекке хезмәттәшләр белән очрашканда менә шул гөрләп эшләгән чорларны бик еш сагынып искә алабыз. Партия заманы турында хәзер ниләр генә сөйләсәләр дә, мин бу чорга пычрак атмас идем. Бу - безнең чор кешеләренең матур эшләр белән истә калган бай тарихы, - ди Нәзирә Гарифуллина.
    90нчы елларда партия таркалгач, Нәзирә ханымны район хакимиятенә эшкә алалар.
    - Район башкарма комитетында гаилә, ана һәм бала бүлеген җитәкләгәндә авыр гаиләләр, тәртисез яшүсмерләр, эшләмәүче яшьләр белән эшләүгә бөтен көчемне куйдым. Ул чорларда яшүсмерләр арасында күпкатлы йортларның подвалларына җыелып тәмәке тарту, эчү, төркемләп сугышулар киң таралган иде бит. Мактанып әйтүем түгел, күп кенә яшүсмеләрне адәм рәтенә бастыруыбызга, яшьләрне эшкә урнаштыруыбызга әле дә сөенәм. Аннан соң җиде ел район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгәндә дә бик күп җаваплы, тынгысыз тармакны җигелеп тартырга туры килде. Хакимияттә ул чорда партиядән бай тәҗрибә туплап килгән эшкә зур җаваплылык белән караучы җитәкчеләр эшләде. Валентин һәм Валентина Никулиннар, Рәвия Лутошкина, Гөлшат Исмәгыйлева, Дамир Бакиров, Нурания Сәләхиева һәм башкалар белән һәрчак киңәшеп, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшләү безне тагын да берләштерде, - дип әңгәмәне дәвам итте.
    Нәзирә Насретдиновна фотоларны актара-актара тагын хатирәләргә бирелә. Менә районыбыздагы язучыларның иҗат кичәләрен, татар язучылары белән очрашулар, Ижауда, Чаллыда, Казанда "Якташлар" җәмгыятьләрендәге әгерҗелеләр белән күрешүләрдән, китап укучылар конференцияләреннән фотолар... Нәзирә ханым фотолардагы һәр кеше турында тәфсилләп сөйли.
    Менә шундый тынгысыз хезмәттә узган аның гомер юлы. Гаиләсенә вакыты җитмәгән чаклары да бик күп булгандыр.
    - Әле ярый, кызымны үстерергә әнием, туганнарым бик булыштылар, ирем дә эшемнең авырлыгын аңлады, - ди әңгәмәдәшем.
    Гомере буе актив тормыш белән яшәгән бу ханым лаеклы ялда да кул кушырып кына утырмый. Нәзирә ханым Ижау дәүләт техник университетында менеджер булып эшли. Әгерҗедә әлеге уку йортына студентлар туплау буенча зур эш алып бара.
    - Яшьләр арасында кайнагач, күңелем белән әле дә яшь мин. Картаерга вакыт юк, - ди ул елмаеп.
    Үзе яшәгән күпкатлы йортта совет рәисе булу да аны күршеләре белән гел аралашып, аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә омтылып яшәргә этәрә.
    - Әгерҗебезнең яшәрүенә, тузган бараклар урынына матур йортлар калкып чыгуга, Яңа елга шәһәребезнең үзәк урамының бик матур бизәлүенә шатланып туялмыйм. Мин - туган Әгерҗемнең патриоты. Шушында гомер көзләремә кереп баруыма сөенәм, - диде юбиляр әңгәмәбезгә нокта куеп.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: