Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән Разия ГЫЙМАДЕТДИНОВА: “Якыннарым булмау үзәкне өзә“

8 Март бәйрәме алдыннан Әгерҗедән тыл һәм хезмәт ветераны Разия Гыймадетдинованы 90 яшьлек олуг юбилее белән котларга Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров барды һәм аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды. Гомер көзен шәхси йортында ялгызы уздыручы Разия әбинең...

8 Март бәйрәме алдыннан Әгерҗедән тыл һәм хезмәт ветераны Разия Гыймадетдинованы 90 яшьлек олуг юбилее белән котларга Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров барды һәм аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды.

Гомер көзен шәхси йортында ялгызы уздыручы Разия әбинең бер карасаң зарланырлык җире дә юк кебек, пенсияне ай саен китереп торалар, күршеләре бик ярдәмчел. Әле сәламәтлегеннән дә бик зарланмый, "таяклар йөртә мине", ди. Телевизордан кинолар да, спорт ярышларын да, яңалыклар да карый. Әмма сөйләшергә иптәш юк аңа. Ире дә вафат булган, улы да бик яшьли дөнья белән хушлашкан.

- Якыннарым булмау үзәкне өзә, - ди ул.

Ә бәйрәм көнендә ул бик рәхәтләнеп кунаклар кабул итте, алар белән сөйләшеп эч серләрен бушатты.

- Ешрак килегез миңа кунакка, бертөсле соры көннәремә аз булса да ямь керер, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев