Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән яшь гаилә бала үстергәндә Хөкүмәт ярдәмнәреннән файдаланачак

    Россия гаиләләренә быелдан беренче бала туган очракта яшәү минимумы күләмендә яңа айлык пособие түләнә башлый. Татарстанда аның күләме - 8490 сум. Шушы көннәрдә Әгерҗе социаль яклау бүлегенә беренче гаилә мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез: яңа түләү гаиләнең һәр әгъзасының уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган очракта балага яшь ярым тулганчы...

    Россия гаиләләренә быелдан беренче бала туган очракта яшәү минимумы күләмендә яңа айлык пособие түләнә башлый. Татарстанда аның күләме - 8490 сум.

    Шушы көннәрдә Әгерҗе социаль яклау бүлегенә беренче гаилә мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез: яңа түләү гаиләнең һәр әгъзасының уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган очракта балага яшь ярым тулганчы бирелә.

    Илһам һәм Илвира Хуҗиннар - авылдан. Илвира декретка чыкканчы "Оптима" кибетендә эшләгән, Илһам - "Нәүрүз" ширкәте эшчесе. Уллары Илвир январь башында туган.

    - Бала туу - гаилә өчен зур сөенеч, әлбәттә, - ди Илһам. - Әмма гаиләдә мәшәкать кенә түгел, чыгымнар да сизелерлек артты. Шуңа күрә Хөкүмәтнең мондый ярдәменә без бик сөенәбез. Аңа безнең кебек яшь гаиләләр аеруча мохтаҗ.

    Моңа охшаш түләү гаиләдә икенче бала туган очракта да бирелә. Тик анысында пособиене ана капиталы хисабыннан түлиләр.

    Илвирага, авылда яшәүче 25 яшькә кадәрле әни буларак, Хөкүмәттән тагын бер төр ярдәм каралган. Анысы - 50 мең күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие. Әлеге ярдәмнәрнең бәрәкәтен күреп, сабыйларын тигезлектә үстерергә насыйп булсын Хуҗиннарга.

    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: