Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗегә - 370 ел

Быел Әгерҗебезнең 370 еллыгын билгеләп үтәбез. Шәһәр көне - әгерҗелеләрнең һәм кунакларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу - гади генә көн түгел, һәркайсыбызның язмышы языла башлаган көн. Без туган, беренче адымнарны ясаган, белем дөньясына аяк баскан, дуслар тапкан, яшәгән һәм эшләгән бу шәһәр күңелгә җуелмас эзләр сала. Бүген горурланып әйтә...

Быел Әгерҗебезнең 370 еллыгын билгеләп үтәбез.

Шәһәр көне - әгерҗелеләрнең һәм кунакларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу - гади генә көн түгел, һәркайсыбызның язмышы языла башлаган көн. Без туган, беренче адымнарны ясаган, белем дөньясына аяк баскан, дуслар тапкан, яшәгән һәм эшләгән бу шәһәр күңелгә җуелмас эзләр сала.

Бүген горурланып әйтә алабыз: Әгерҗедә талантлы, хезмәт сөючән, заман белән бергә атлаучы, көчле ихтыярлы халык яши. Бәйрәмебез белән котлап, сәламәтлек, уңышлар, иминлек, тотрыклылык, алдагы көнгә өмет белән яшәвегезне телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев