Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗегә дә “Ак калфак“ кирәк

ТНВ-Планета каналыннан Татарстан районнарында, татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә, хәтта Кытай, Финляндия, Төркия һәм башка чит илләрдә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар җәмгыятенең бүлекчәләре тарафыннан оештырылган бәйрәмнәрне сокланып һәм ... көнләшеп карыйм. Чөнки районыбызда татарлыгыбызны саклап калу өчен көрәшүче шундый татар хатын-кызлар оешмасы юк. "Ак калфак" Әгерҗегә дә бик кирәк....

ТНВ-Планета каналыннан Татарстан районнарында, татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә, хәтта Кытай, Финляндия, Төркия һәм башка чит илләрдә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар җәмгыятенең бүлекчәләре тарафыннан оештырылган бәйрәмнәрне сокланып һәм ... көнләшеп карыйм. Чөнки районыбызда татарлыгыбызны саклап калу өчен көрәшүче шундый татар хатын-кызлар оешмасы юк. "Ак калфак" Әгерҗегә дә бик кирәк. Урыслашып бетмәгәек дип куркам...

Редакциягә килгән бу хат авторы исем-фамилиясен күрсәтмәсә дә, без аны игътибарсыз калдыра алмадык. Чөнки хаттагы фикерләрне инкарь итеп булмый. Дөрестән дә, Әгерҗе районында "Ак калфак" җәмгыятенең бүлекчәсе әлегә кадәр кәгазьдә генә иде. Ниһаять, бу изге эшне озак еллар район хакимиятендә эшләгән, хәзер үзәк китапханә хезмәткәре, милләт җанлы Рушания ханым БАЙТИМЕРОВАга йөкләделәр. Ул күптән түгел Казанда "Ак калфак" форумында катнашып кайтты. "Ак калфак"ның Әгерҗедәге бүлекчәсе җитәкчесе - бүген редакция кунагы.

- Мин - татарлыгыбызны саклап калу өчен җан атып яшәүче Актаныш якларыннан. "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмгыятен дә минем якташым Кадрия Идрисова җитәкли. Ул - чын милләтпәрвәр, татар гаиләсендә хатын-кызның бала тәрбияләүдәге, гаиләне саклаудагы ролен күтәрү, милли йолаларыбыз, киемнәребез, ашларыбызны кайтару, киләчәк буыннарга илтү өчен җан атып йөрүче һәм башкаларны да үз артыннан ияртә белүче җитәкче. "Ак калфак"ның Актаныш, Саба, Балтач, Азнакай, Мөслим төбәкләрендәге бүлекчәләрендә татар хатын-кызларының гөрләтеп эшләүләрен күреп, үзем дә ник соң без - әгерҗелеләр һаман йоклап ятабыз, уянырга вакыт дип талпына идем.

Лаеклы ялга чыгып, янәдән китапханәгә эшкә килгәч, биредәге милләтпәрвәр хезмәттәшләрем белән киңәшеп "Ак калфак"ның эшчәнлеген калфаклар тегүдән башлап җибәрдек. Чулпан Нурмөхәммәтова хәзер калфак тегү остасына әйләнеп бара. "Агымсу" ансамбле оештыргач та, кая гына барсак та калфак белән чыгыш ясарбыз дигән уртак фикергә килдек. Калфак кигән хатын-кыз - чын татар гүзәле бит ул. Яшь парларның никах мәҗлесендә каенананың килененә калфак кидерү йоласын үземнән башладым. Узган атнада килен төшергәндә Алсуыбызга калфак кидергәндә күңелем тулды.

Казанда "Ак калфак" форумына да фәкать калфак белән генә керттеләр. Күз алдына китерегез әле, нинди гүзәллек! Казан Раштуасының дөньяның төрле тарафларыннан җыелган бу кадәр калфаклы гүзәл затларны кабул иткәне булмагандыр әле. Шунда ук форум кунакларына калфак тегү буенча мастер-класс уздырдылар. Өч көн дәвам иткән чарада мин бик күп милләтпәрвәрләр белән аралаштым, аларның эш тәҗрибәләре турындагы чыгышларын йотлыгып тыңладым. "Ялгыз ир-ат", "Ялгыз хатын-кыз", "Яучылар" клублары, дәү әниләр һәм оныклар өчен кичәләр, "Чәкчәк бәйрәме", килен-каенаналар белән төрле бәйгеләр... Уфадагы "Ак калфак" бүлекчәсенең күренекле мәгърифәтче якташыбыз Мөхлиса Буби исемен йөртүен белгәч, бөтенләй "телсез" калдым. Хәтта оят булып китте. Без Мөхлисә Буби исемен лаеклы йөртердәй, татар гаиләләрен тәрбияләүче милли мирасыбызны үзебездән соң килгән буыннарга җиткерү кебек изге гамәлләр кылучы "Ак калфак" оешмасы оештыра алмыйбызмы?! Әгерҗе районы татар хатын-кызлары арасында да эшлекле, актив, милләтпәрвәр затлар юкмы әллә? Бар, әлбәттә. Бары тик берләшергә кирәк. Төрле һөнәр ияләрен берләштереп, башкаларны да йокыдан уятырга, эш-гамәлләребез белән "Ак калфак"ны танытырга күптән вакыт инде. Безгә калфак кигән башларыбызны горур тотып, "Ак калфакның табылган чагы" дип җырларга язсын.

Белешмә:

Әгерҗедә "Ак калфак" бүлекчәсенең эшен активлаштыру өчен китапханәбезгә килеп фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерүегезне көтәбез.

Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев