Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗегә РФ Дәүләт Думасы депутаты килде + ФОТО

18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына узачак сайлауларда катнашу өчен Татарстаннан "Бердәм Россия" партиясеннән барлыгы 62 кандидат теркәлде. Алар бу көннәрдә сайлаучылар белән очрашалар, халыкка борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итәләр. 26нчы бермандатлы Чаллы сайлау округыннан кандидат Әлфия КОГОГИНА бу атнада Әгерҗе тимерьюлчылары белән очрашты. Алтынчы чакырылышта да Дәүләт...

18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына узачак сайлауларда катнашу өчен Татарстаннан "Бердәм Россия" партиясеннән барлыгы 62 кандидат теркәлде. Алар бу көннәрдә сайлаучылар белән очрашалар, халыкка борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итәләр. 26нчы бермандатлы Чаллы сайлау округыннан кандидат Әлфия КОГОГИНА бу атнада Әгерҗе тимерьюлчылары белән очрашты.

Алтынчы чакырылышта да Дәүләт Думасы депутаты булган Әлфия Когогина алда торган сайлауларда да бермандатлы Чаллы округыннан кандидат булып катнашырга теләк белдергән. Ә быелгы сайлауларда Әгерҗе районы Чаллы, Тукай, Менделеев, Минзәлә, Актаныш районнары белән бергә 26нчы бермандатлы Чаллы округына керә.

ДУМА ДЕПУТАТЛАРЫ ЭШЛИ

- Бүгенге көндә без Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат эшлибез. Командабыз бик көчле, бердәм. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрберебезгә федераль программаларны тормышка ашыру өчен республикабызга акча җәлеп итү буенча конкрет бурычлар куйды. Мин - сәнәгать буенча комитет әгъзасы. Бу чакырылышта Татарстанга 27 миллиард сум акча юнәтә алдым. Татарстанда мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру өчен федераль ярдәм күрсәтә алуым турында горурланып әйтәм, - диде Әлфия Когогина.

Ул Россия базарын үзебездә җитештерелгән яхшы сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле товарлар белән тутыруны хәл итү юлларына да туктады.

- Россия Президенты Владимир Путин 2020 елга базарны үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тутыру бурычын куйды. Дөрестән дә, җитәр инде чит ил ризыгын ашарга. Ә моның өчен, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен көрәшәчәкмен. Шунсыз яхшы сыйфатлы продукция җитештерә алмаячакбыз. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә түбән ставкалы кредитлар бирү, аларны зур сәүдә челтәрләренә кертү һәм продукциясе өчен вакытында исәп-хисап ясауга ирешергә кирәк. Медицинадагы хәлләр дә борчый мине. Әгерҗе кебек кече шәһәрләрдә табибларга кытлык. "Земский доктор" программасы буенча авылга гына түгел, кече шәһәрләргә эшкә кайтучы докторларны да бер миллион сум матди ярдәм белән кызыксындыруны, Татарстанны ашыгыч ярдәм машиналары белән тәэмин итүне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, - дип халык мәнфәгатьләре турында кайгыртачагын белдерә ул.

НАКАЗЛАРЫГЫЗНЫ ӘЙТЕГЕЗ

Әлфия Когогинаның Чаллыда җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли.

- Анда минем ярдәмчеләрем халыкны һәр көнне сәгать 8дән кичке 5кә кадәр кабул итәләр. Быел гына да бер меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте. Үзем дә Чаллыга кайтканда сайлаучыларым белән еш очрашып тордым һәм бу киләчәктә дә шулай булачак. Сездән наказлар, мөрәҗәгатьләр көтәм, әгерҗелеләр, - диде Әлфия Гомәровна.

ПЕНСИЯ ЯШЕ АРТАЧАКМЫ?

Очрашуга килгән тимерьюлчылар Әлфия Когогинаның ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыруын хуплап каршы алдылар. Сораулар да шактый булды.

- Тузган торактан яңа фатирга күчү кемгәдер бушлай, кемгәдер түләүле. Ни өчен?

- Әгерҗенең өстәге урамнарында яшәүчеләр сусыз тилмерә...

- Күпкатлы йортларда яшәүче 80 яшьтән узган өлкәннәр киләчәктә дә капиталь ремонт өчен акча түләячәкләрме?

- Әтиләре сугышта һәлак булган сугыш чоры балаларына ярдәм булачакмы?

- Пенсия яше артачакмы?

Әлфия Когогина:

- Пенсия яше кайчан да булса артачак. Әмма 2018 елга кадәр Путин: "Бу мәсьәләне бүтән күтәрмәгез, халыкны кыздырмагыз", - диде. Пенсия законнарын әзерләүдә мин актив катнашам. Бу - бик катлаулы эш. Законнарны кабул иткәндә җиде кат үлчәп, гади пенсионерны күз алдында тотып эшләргә тырышабыз, - диде.

ПРАЙМЕРИЗ НИ ӨЧЕН КИРӘК?

- Бу якшәмбедә шәһәребездә - өч, авылларда җиде сайлау участогында узачак алдан тавыш бирүнең (праймериз) кирәклеген аңлап бетермәүчеләр дә бар. Сез, бу көнне участокларга килеп, бюллетеньдәге кандидатларның берничәсенә йә барысына да тавыш бирә аласыз. Кыскасы, 18 сентябрьдә узачак сайлауларда "Бердәм Россия" исеменнән катнашачак кандидатларны 22 майда халык тавыш биреп үзе билгели. Аның нәтиҗәсе буенча көзен сайлау бюллетеньнәренә иң күп тавыш җыйган кандидатлар кертеләчәк.

БЕЛЕШМӘ:

Әлфия Когогина Яшел Үзән районында туган.

1991 елда Казан дәүләт университетының "Экономик кибернетика" кафедрасын тәмамлаган.

Ире Сергей Когогин ("КамАЗ"ның генераль директоры) белән өч ул тәрбиялиләр.

2011 елда Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланганчы "КамАЗ"да бизнесмен булган.

Әлфия Когогинаның Чаллыдагы җәмәгать кабул итү бүлмәсенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8(8552)374549.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев