Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗегә шагыйрә Клара Булатова килә

    Шагыйрә, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Клара Булатова киләсе атнага Әгерҗегә укучылар һәм райондашлар белән очрашуга килә. Шагыйрә 18 январьда башта Иж-Бубый мәктәбендә укучылар белән очрашачак. Аннан 13.30 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә каләм тибрәтүчеләр, шигырь сөючеләр белән җылы әңгәмә уздырачак. 19 январьда Тирсә мәктәбе укучыларын да шагыйрә белән очрашу көтә. Клара...

    Шагыйрә, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Клара Булатова киләсе атнага Әгерҗегә укучылар һәм райондашлар белән очрашуга килә.

    Шагыйрә 18 январьда башта Иж-Бубый мәктәбендә укучылар белән очрашачак. Аннан 13.30 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә каләм тибрәтүчеләр, шигырь сөючеләр белән җылы әңгәмә уздырачак.

    19 январьда Тирсә мәктәбе укучыларын да шагыйрә белән очрашу көтә. Клара ханым бу көнне ут күршеләребез Ижауда да милләттәшләр белән очрашуга барачак. Шигърият яратучыларны14 сәгатькә М.Җәлил исемендәге китапханәгә чакырып калалар.

     

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: