Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗегә Сәләтлеләр университеты килде

    Бүген Әгерҗе район Мәдәният сараенда Сәләтлеләр университеты эшли. Әлеге чарага районның барлык мәктәпләреннән һәм агрокөллияттән иң сәләтле балалар килде. Алар алты профиль төркемдә эшләделәр: фән, техника, эшмәкәрлек, спорт, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат. Балаларга кызыклы булсын өчен, оештыручылар эзләнү квесты тәкъдим иттеләр. Беренче бирем буенча яшь талантлар анда оештырылган күргәзмәләр...

    Бүген Әгерҗе район Мәдәният сараенда Сәләтлеләр университеты эшли.

    Әлеге чарага районның барлык мәктәпләреннән һәм агрокөллияттән иң сәләтле балалар килде. Алар алты профиль төркемдә эшләделәр: фән, техника, эшмәкәрлек, спорт, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат.

    Балаларга кызыклы булсын өчен, оештыручылар эзләнү квесты тәкъдим иттеләр. Беренче бирем буенча яшь талантлар анда оештырылган күргәзмәләр буйлап йөреп, шәһәрдәге учреждениеләр турында мәгълүмат җыярга тиеш иде.

    Икенче этапта алар алдына районны, республиканы, илне үстерүгә этәргеч ясый торган проектлар төзү бурычы куелды.

    Аннан укучылар үз проектларын эксперт төркем каршында якладылар. Алар арасыннан иң яхшылары сайлап алынды.

    Университет эше ата-аналар җыелышы белән тәмамланды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: