Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗегә Татьяна Воропаева килде

    Бүген Әгерҗегә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева эшлекле сәфәр кылды. Ул башта район хакимияте бинасында халыкны кабул итте. Әгерҗелеләр депутатка төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: кемнедер социаль пакеттан файдаланучыларга еш кына билгеле бер дарулар урынына аларны алыштыра...

    Бүген Әгерҗегә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева эшлекле сәфәр кылды.

    Ул башта район хакимияте бинасында халыкны кабул итте. Әгерҗелеләр депутатка төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: кемнедер социаль пакеттан файдаланучыларга еш кына билгеле бер дарулар урынына аларны алыштыра торган даруларны бирүләре борчый. Бер райондашыбыз I группадагы урында ятучы туганына махсус матрас бирүне тизләтүләрен үтенеп килгән. Шәһәрдәге юлларның начар булуына зарланучылар да булды. Татьяна Васильевна аларның һәрберсен игътибар белән тыңлап, шунда ук үзенең күрсәтмәләрен дә бирде.

    - Халыкның бер генә үтенече дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Без аларны яклаучылар да, саклаучылар да булырга тиеш, - дип, депутатның җәмгыятьтәге ролен ассызыклады ул.

    Эшлекле сәфәренең икенче өлешендә район хакимияте бинасында социаль тармакта хезмәт куючылар белән берлектә киңәйтелгән утырыш уздырды. Әлеге утырышта балаларның җәйге ялы мәсьәләләре каралды. Татьяна Воропаева Әгерҗе районында балаларның җәйге ялын оештыруга тиешле игътибар бирелүен билгеләп үтте һәм социаль тармак эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: