Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗегә Әтнә театры килә

Татар иленең иң гүзәл бер почмагында Әтнә төбәге бар. Зыялыларыбыз аны "Татарның алтын бишеге" дип әйтергә ярата. Халкыбызга бөек Тукайны, Мәрҗәнине, Сибгат Хәкимне биргән, татар театрына дистәләгән талантны үстергән Әтнә җире бүген дә саф татар районы буларак яши. Нәкъ менә шушы җирдә, шушы төбәктә 95 еллык тарихы булган Әтнә театрының...

Татар иленең иң гүзәл бер почмагында Әтнә төбәге бар. Зыялыларыбыз аны "Татарның алтын бишеге" дип әйтергә ярата. Халкыбызга бөек Тукайны, Мәрҗәнине, Сибгат Хәкимне биргән, татар театрына дистәләгән талантны үстергән Әтнә җире бүген дә саф татар районы буларак яши.

Нәкъ менә шушы җирдә, шушы төбәктә 95 еллык тарихы булган Әтнә театрының булуы, аның бүгенге көндә Г.Тукай исемен йөртүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли. 1918 елда ук нигез салынган, иң авыр, болгавыр заманнарда да исән калган, узган гасырның 50-60нчы елларында ук инде Мәскәү, Ульян, Йошкар-Ола сәхнәләрен шаулаткан, Бөтенсоюз күләмендә лауреат исемен яулаган театр, бүген Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән дәүләт статусы алып, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры буларак халкыбызга хезмәт итә. Казан, Татарстан тамашачыларын гына түгел, менә ничә ел рәттән Себер, Ырымбур, Самара, Ульян якларында сибелеп яшәгән милләттәшләребезне дә иң уңышлы премьералары белән кинәндерә.

Театрыбызның инде күптәннән Әгерҗе якларында булганы юк иде. Ниһаять, Әгерҗе районындагы кан кардәшләребез белән дә очрашу хыялыбыз тиздән чынга ашарга тора. 13 октябрьдә әгерҗелеләрне район Мәдәният сараенда Әтнә дәүләт драма театры артистлары белән очрашу көтә.

Быелгы театраль сезоныбыз Г.Хугаевның "Шимбә көн кич белән" водевиле белән ачылып китте. Җырлы-биюле спектакльләрне аеруча якын иткән татар тамашачысы премьераны бик яратып карады. Моңа кадәр татар сәхнәсендә "Кара чикмән" әсәре белән таныш драматургның "Шимбә көн кич белән" пьесасына алынуыбыз өметебезне аклады, Әтнә театры репертуарында яңа ачыш-табышларга бай спектакль туды. Яңа премьерабыз Әгерҗе районындагы милләттәшләребез күңеленә дә хуш килер дип ышанабыз.

Очрашканга кадәр, хөрмәтле әгерҗелеләр! Килегез, карагыз, һич тә үкенмәссез!

Ленур ЗӘЙНУЛЛИН,

Әтнә дәүләт драма театры директоры.

Белешмә.

13 октябрь - Әгерҗе район Мәдәният сараенда "Шимбә көн кич белән".

4 ноябрь - Көчек,

5 ноябрь - Кичкетаң Мәдәният йортларында "Саташкан сандугач".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев