Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗегә Яушевлар урамы кирәк

    Быел "Әгерҗе хәбәрләре"нең беренче саны белән бергә редакциянең Яңа ел бүләге булган бик матур календарь да алып, бик сөендек. Иж-Бубый ягыннан Әгерҗегә керү юлына салынган яңа стелла да күңелгә хуш килде. Дөрес, стеллада чынлыкта әлегә алтын башаклар ясалмаган. Әмма редакциянең матур проектын район җитәкчелеге хуплар һәм Әгерҗенең 370 еллык юбилеена...

    Быел "Әгерҗе хәбәрләре"нең беренче саны белән бергә редакциянең Яңа ел бүләге булган бик матур календарь да алып, бик сөендек.
    Иж-Бубый ягыннан Әгерҗегә керү юлына салынган яңа стелла да күңелгә хуш килде. Дөрес, стеллада чынлыкта әлегә алтын башаклар ясалмаган. Әмма редакциянең матур проектын район җитәкчелеге хуплар һәм Әгерҗенең 370 еллык юбилеена әлеге башаклар стеллада барлыкка килер дип өметләнәбез. Бу календарьны алгач, быел Әгерҗегә 370 ел тулачагы да искә төште. Шул уңайдан район җитәкчеләренә тәкъдимем дә бар иде.
    Шәһәребез урамнарына кемнәрнең генә исеме кушылмаган. Ләкин менә шул 370 ел дәверендә, ни сәбәпледер, бер генә түрәнең дә Әгерҗедә бер урамга Яушевлар исеме бирү уе башына килмәгән. Тарихта нәкъ менә шул кенәз Яушевлар - Әгерҗегә беренче нигез салучылар дип язылган бит. Минемчә, Әгерҗе бу исемне онытырга тиеш түгел. 370 еллык юбилей уңаеннан, Яушевлар исемен мәңгеләштереп, яңа бер урамга шушы исемне бирергә иде бит. Әнә, күпме яңа йортлар калкып чыга шәһәребез башында. Шул стелладан соң ук булачак яңа урам башына "Яушевлар урамы" дип язылып куелса, шунда ук бу танылган шәхес турында кыскача мәгълүмат та булса, киләчәк буыннар да әлеге шәхеснең кем икәнлеген күреп-белеп торыр иде. Район һәм шәһәр җитәкчелеге, депутатлар бу турыда уйласыннар иде.
    Рафис Усманов.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: