Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр авылда җитештерелгән азык-төлеккә өстенлек бирә

Газетада "Ялган ризык белән алдыйлар" дигән язма басылып чыкканнан соң, редакциягә шалтыратып та, газетабызның Интернеттагы "Вконтакте" сайтында да әлеге темага карата үз фикерләрен җиткерүчеләр күп булды. Берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Әмир-Ләйсирә ГАЛЛӘМОВЛАР, Әгерҗе шәһәре: - Безнең инде бик күп еллар кибеттән сөт, эремчек, сөтөсте сатып алганыбыз юк, чөнки...

Газетада "Ялган ризык белән алдыйлар" дигән язма басылып чыкканнан соң, редакциягә шалтыратып та, газетабызның Интернеттагы "Вконтакте" сайтында да әлеге темага карата үз фикерләрен җиткерүчеләр күп булды. Берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Әмир-Ләйсирә ГАЛЛӘМОВЛАР, Әгерҗе шәһәре:

- Безнең инде бик күп еллар кибеттән сөт, эремчек, сөтөсте сатып алганыбыз юк, чөнки авылныкын ашыйбыз. Баштагы елларда Яңавыл, Тирсә, Кодаш, Иж-Бәйкидән алып килгән сөт ризыкларын базардан ала идек, инде менә берничә ел биектаулылардан алабыз. Атнага бер тапкыр өебезгә үк китереп бирәләр Наил һәм Фирүзә Абзалиевлар. Үзебезгә генә түгел, тугыз күршебезгә дә алып калабыз әле. Йөри алмаган күршеләребезгә үзебез кертеп бирәбез, кайберләре өебезгә килеп ала да, рәхмәт әйтеп китә. Безгә дә җайлы, сатучыга да. Аннан авылда, шәхси хуҗалыкта җитештергән продукция ышанычлы бит. Авылдан алып килгән сөттән мин катыкны да үзем ясыйм, тәмле дә, файдалы да. Гомумән, без үзебез үстергән, җитештергән азык-төлеккә өстенлек бирәбез. Яшелчәләрдән бәрәңге, кыяр-помидор, суган, борыч, кәбестә, яшел тәмләткечләр үз бакчабызда үсә. Карлыган, кура җиләге, бакча җиләге, чия, алмабыз да күп була. Алмадан күп итеп сок, карлыганнан желе ясыйм кышка. Шулай да кайбер азык-төлекне кибеттән дә алыштырабыз инде. Әле моңа кадәр составына игътибар итми идек, хәзер нәрсә алганыбызны карыйсы булыр инде. Ялган, сыйфатсыз ризыкны бер дә ашыйсы килми бит.

Нәзилә ШАГАБИЕВА, Тәбәрле авылы:

- Безнең сыерыбыз бар, тик ул ташланып торган чакта сөт ризыкларын кибеттән алырга туры килә. Сөтөсте, катык, ряженка, йогурт, сырны күп чакта Әгерҗегә баргач "Магнит" йә "Пятерочка"дан алабыз. Яшермим: составын караганыбыз юк. Шулай да үзебезгә таныш җитештерүчеләрнекен алырга тырышабыз. Әйтик, йогуртны -"Ижмолоко"ныкын һ.б.лар.

Күпләр сыерын бетергән заманда без, киресенчә, тагын берне алырга уйлап торабыз әле. Сыер булса, үзебез дә тук, ризыгы да сыйфатлы. Артканын сатып, бераз акча да эшлибез. Акмаса да, тамып тора бит әле.

"Вконтакте" челтәрендәге сайтыбыздагы даими хәбәрчебез Гүзәл ханым НУРИӘХМӘТОВА (Әгерҗе) исә мондый сүзләр язган:

- Фуражга дигән ашлыктан тартылган оннан ипи, бәдрәф кәгазе кушылган колбаса, пальма мае кушылган сыр, атланмай... Нәрсә ашаганыбызны уйласаң, чәчләр үрә торырык. Бөтен җирдә - ялган. Җитештерүчеләрне җаваплылыкка тартмасалар, моның чиге булмаячак. Җитәкчеләребез халык сәламәтлеген уйлап, әлеге мәсьәләне кабыргасы белән куйсыннар иде инде.

Менә тагын язлар җитте. Без, пенсионерлар, ничек тә булса бакчаларыбызда үзебезгә җитәрлек яшелчәне үстерергә тырышабыз әле. Ә бит яшьләр арасында: "Нигә бил бөгәсең?! Сатып алсаң, күпкә арзангарак төшә?!" диючеләр дә күп. Инде менә хәзер үлчәүнең бер ягына тырыш хезмәтне, икенче ягына сәламәтлекне куеп карыйк. Кайсысы басар?! Әлбәттә, сәламәтлек. Шуңа бакчаларны , җирләрне ташландыкка әйләндергәнче, уйланыйк. Ташланганны торгызуга караганда булганнны саклавы җайлырак бит.

Менә шундый фикерләр, җәмәгать. Язманы әзерләгәндә, интернетта мондый яңалыкка юлыктым: шушы көннәрдә Роспотребнадзор идарәсе яңа мәгълүмати ресурс эшләтеп җибәргән. Хәзер теләгән һәркем http://zpp.rospotrebnadzor.ru/badproducts/violations сылтамасы аша кереп, үз төбәгендә ачыкланган ялган ризыкларның исемлеген карый ала. Бүгенге көндә сайтта Татарстанда ачыкланган ялган продукциянең 14 төре урнаштырылган. Аларның 9ы - сөт ризыклары. Шуларның 2се генә - Татарстанда җитештерелгән продукция.

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан кибетләрендә ялган сөт ризыклары калмаска тиеш. Намуссыз эшкуарларны азык-төлек базарыннан читләштерергә кирәк", - дигән бурыч куйды. Болай булгач, чик куелыр дип ышаныйк. Ә шулай да әлегә кибеттән азык-төлек алганда, аның составына игътибар итми калмагыз.

Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев