Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр, быел салым түләүнең соңгы көне – 1 декабрь

Россия Федераль салым хезмәте 2015 елга физик затларның милкенә, җиренә һәм транспортына салым исәпләү эшен май аенда башлаган иде. Белдерү кәгазьләрен юллау октябрь азагында тәмамланачак. Салым хезмәте сайтында "Физик затларның милкенә салым" дигән махсус рубрика ачылды. Күпме акча түләргә кирәклеген салым калькуляторы ярдәмендә кеше үзе дә исәпли ала. Моның өчен...

Россия Федераль салым хезмәте 2015 елга физик затларның милкенә, җиренә һәм транспортына салым исәпләү эшен май аенда башлаган иде. Белдерү кәгазьләрен юллау октябрь азагында тәмамланачак.

Салым хезмәте сайтында "Физик затларның милкенә салым" дигән махсус рубрика ачылды. Күпме акча түләргә кирәклеген салым калькуляторы ярдәмендә кеше үзе дә исәпли ала. Моның өчен күчемсез милек объектының инвентаризация һәм кадастр бәясен, аның мәйданын, салым ставкасын белергә кирәк.

"Салым түләүченең физик затлар өчен шәхси кабинеты"ннан файдаланучыларга салым кәгазе электрон формада киләчәк. Бу очракта салымны да онлайн рәвештә түләргә мөмкин.

Агымдагы елда да белдерү кәгазьләре "Салым-Сервис" учреждениесе тарафыннан юллана. Шуңа конвертларда юллаучы итеп нәкъ менә шушы оешма күрсәтелә.

Быел Россия Федерациясе территориясендә милеккә салым түләү срогы - 1 декабрьгә кадәр.

Россия Федераль салым хезмәте инспекциясенең ТР буенча 9нчы районара салым түләүчеләр белән эшләү һәм исәптә тоту бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев