Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр чаңгы юлларына чыгарга яраталар

    Җәен вакыт юклыгын, талпан кадалуны сәбәп итеп, йортыбыз янындагы урманга сирәк чыгам. Ә кышкы урман рәссам картинасындагыдай серлелеге һәм элекке Яңа ел открыткасындагы гүзәллеге белән үзенә тартып тора. Мәгърур төз наратларга кар "бүрекләре" эленгән. Яфраклары коелган агачлар да шәрә түгел, ак туннарын кигәннәр. Карга күмелеп бетмәгән кыргый әнис, һиндыба (цикорий),...

    Җәен вакыт юклыгын, талпан кадалуны сәбәп итеп, йортыбыз янындагы урманга сирәк чыгам. Ә кышкы урман рәссам картинасындагыдай серлелеге һәм элекке Яңа ел открыткасындагы гүзәллеге белән үзенә тартып тора.

    Мәгърур төз наратларга кар "бүрекләре" эленгән. Яфраклары коелган агачлар да шәрә түгел, ак туннарын кигәннәр. Карга күмелеп бетмәгән кыргый әнис, һиндыба (цикорий), шайтан таякларына сарган бәс кояш яктысында энҗедәй җемелди. Әнә, кызылтүшләр гаиләсе, чыпчыклар төрле кура-үләннәрдән орлык чүпли һәм елның язга борылганын сизепме күңелле чыркылдашалар. Ә ап-ак кар өстендәге төрле якларга сузылган чаңгы юллары гүя үзенә дәшә... Кемнәр генә очрамый ул юлларда?! Әнә, элекке мәктәп директоры Раиф Гәрәев Иж-Бубыйдан ук килә икән. Мәчет әһеле Рамил Бикмөхәммәтов та көн саен диярлек чаңгы юлларын урап кайта. Мәдрәсәдә бергә гыйлем алган Әнисә Баһавиева, җәмәгате белән Эльмира Садыйкова да - урманда еш кунак. Ирле-хатынлы күршеләрем Рәшидә- Илдар Иксановларның һәр ялда урманга чыгып рәхәтләнеп саф һава сулап кайталар.

    Хастаханәдә эшләп чыккач, мин күбрәк медицина хезмәткәрләрен күзлим. Элекке баш табиб Рәфикъ Шакировны, ирле-хатынлы табиблар Анжелика-Эдуард Овчинниковларны һәм аларның хоккейчы уллары Данилны еш очратам урманда. Табиблар Хәйдәр Сабиров, Сергей Девятов гаиләләрен дә салкын куркытмый. Терапия бүлеге шәфкать туташы Рәзилә Латыйпованы кызларыннан аерып та булмый: буй-сыннары бертөсле сылу, битләре алсу. Ә УЗИ табибы Илнур Галимҗанов:

    - Хәтта өйлә тәнәфесендә дә чаңгыга басмыйча түзә алмыйм, - ди.

    Илнур да, аның җәмәгате Светлана да, аларның дүрт баласы да спорт яратулары белән бик күпләргә үрнәк.

    Менә шулай, медицина хезмәткәрләре үз үрнәкләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар.

    "Орешник" паркындагы асфальтланган әйләнәдән дә кеше өзелми, җәяүлеләр дә, скандинав таягы белән йөрүчеләр дә күп биредә. Алар шәһәрнең иң матур урынында халык өчен шундый парк ясаганнары өчен район башлыгы Валерий Макаровка һәм бу паркны төзекләндерүчеләргә рәхмәт укып сәламәтлек телиләр.

    Теләсә нинди һава шартларында ирле-хатынлы Кольцовлар, Камалетдиновлар, Шурмановлар кышкы урман белән хозурланалар. Әле бер якшәмбедә Кече Пурга гимназиясенең чаңгы командасы иртәнге унда ук трассада иде. Урман итәгендәге бер чакрымнан артык булган таучыкка таяк белән этенмичә биш тапкыр менеп төштеләр. Тренерлары әйтүенчә, болай йөрү бот-балтыр мускулларын ныгытса, кулдагы аркылы тоткан таяк кулның көчен арттыра, шуу техникасы да чарлана икән. Данлыклы олимпия чемпионы Галина Кулакова варислары Удмуртиядә шулай тәрбияләнә икән дип уйлап куйдым.

    Өйләдән соң үзебезнекеләр дә уяна башлады. Менә болар - Рөстәм Майоров җитәкчелегендәге кул көрәше секциясенә йөрүче балалар. Алар белән бергә әти-әниләре дә чаңгыга баскан. Көнозын компьютер артында утырганчы, саф һава сулап, табигать белән хозурланып көч җыеп кайтуларга ни җитә?!

    Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: